tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар токымлы атларда Казаннан Алтайга кадәр барачаклар
Татар токымлы атларда Казаннан Алтайга кадәр барачаклар

Татар токымлы атларда Казаннан Алтайга кадәр барачаклар

Казаннан татар токымлы атларда Алтайга кадәр атка атланып бару чабышы башланды. Юлның озынлыгы 3 мең километрдан артык тәшкил итәчәк. Маршрут Россиянең сигез төбәгендәге 56 торак пункт аша уза.

«Татар токымлы атларда чабыш беренче тапкыр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты – 2019 елның 6 февралендә патент алынган татар токымлы атларны популярлаштыру», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе Марат Җәббаров.

Чабышта катнашу өчен татар токымлы алты ат сайлап алынган. Аларның дүртесе – Лениногорск районының «Нәбиуллин С.Ф.» хуҗалыгыннан, ә икесе – Теләче районындагы «С.Ш.Гыйниятуллин исемендәге нәсел репродукторы»ннан.

«Тантаналы стартка кадәр атларны, шулай ук җайдакларны сайлап алу һәм күнекмәләр үткәрү буенча зур эш башкарылды. Шулай ук Россиянең сигез төбәге аша маршрут салынган, бердәм стиль һәм ат чабышы эмблемалары эшләнде, сувенир продукциясе җитештерелде», – дип билгеләп үтте Җәббаров.

Аның сүзләренчә, һәр төбәктә катнашучыларны төбәк, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре каршы алачак һәм озата барачак.

Тантаналы стартта катнашу өчен Казанга татар атлары токымы актив үсеш алган район башлыклары һәм атчылык хуҗалыклары җитәкчеләре килде. Ерак юлга чыкканда, чабышта катнашучылар республика руханиларыннан үгет-нәсыйхәтләр ишетте.

«Татар атларының үрчетелүе һәм үрчүе бик сөендерә», – дип өстәде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ярышларда катнашучылар юлда 38 көн үткәрәчәк. Алар август ахырында Алтай Республикасының Маймы районында «Алтай – Евразия йөрәге» дигән истәлекле билге янында финишны узачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*