tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар уллары – 2023” мәдәни марафонына рәсми старт бирелде
“Татар уллары – 2023” мәдәни марафонына рәсми старт бирелде

“Татар уллары – 2023” мәдәни марафонына рәсми старт бирелде

15 февраль – татар халкының каһарман язучысы, бердәнбер Ленин орденына лаек булган шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәм татар халкын берләштерүгә бөтен гомерен багышлаган, татар моңын дөньяга танытучы легендар җырчыбыз Илһам Шакировның туган көннәре.

Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы һәм милләтебезнең затлы, зыялы шәхесләре бөтен дөньяга сибелеп яшәүче халкыбызга мөрәҗәгать итеп Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган мәдәният атналыгы марафонын игълан итте.

“Татар уллары – 2023” дип исемләнгән әлеге марафонга рәсми старт 14 февраль көнне «Гөлзадә» иҗат студиясендә узган тантаналы җыелыш вакытында бирелде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, атналыкның проект җитәкчесе Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина, озак еллар Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясен җитәкләгән, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина, археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, тәнкыйтьче, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова һәм башка танылган шәхесләр катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*