tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең нәтиҗәләре
V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең нәтиҗәләре

V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең нәтиҗәләре

2022 елның 15 нче октябреннән V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау 2020 – 2023 еллар» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
2022 елның 15 нче ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзәрбәйҗан, Беларусь Республикасы, Болгария, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан) Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә 40 меңнән артык гариза кабул ителде.
Быел шигырьләр 23 телдә яңгырады. Беренче тапкыр чечен, серб һәм япон телләрендә эшләр каралды.
Бәйгенең II этабы тәмамлану нәтиҗәсендә финалга 836 катнашучы узды.
Агымдагы елның 26 декабрендә жюри карары нигезендә бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде – 115 кеше.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*