tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре бердәмлеккә омтыла
Татар яшьләре бердәмлеккә омтыла

Татар яшьләре бердәмлеккә омтыла

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар яшьләренең төбәкара форумы узды.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге һәм Ульяновск татар яшьләр оешмасы тарафыннан үткәрелгән форумда өлкәбез районнарыннан вәкилләр, шулай ук Казан һәм Оренбург шәһәрләреннән кунаклар катнашты.

Фойеда татар мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр һәм Идел буе халыкларының тарихы буенча өстәл уеннары оештырылган иде.

Милләт җанлы егетләр һәм кызларны Ульяновск өлкәсенең яшьләр үсеше министры Артем Мирошников, өлкәнең милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм Казанның “Идел” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова сәламләде. Алар Ульяновск татар яшьләренең соңгы вакытта активлык күрсәтүен билгеләп үттеләр һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучыларга Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Форумның программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Алсу Хәбибуллина төбәктә татар яшьләре оешмасын булдыру тәртибе белән таныштырып үткәннән соң, форумда катнашучыларны искиткеч мавыктыргыч “Башваткыч” уены көтә иде. Аннары контент-продюсер Эльза Исметова үзенең яшьтәшләренә хәзерге шартларда блогер булу серләрен ачты. Ә “Вкусное место” директоры Рамил Летфуллов актив тормыш позициясенә ия булып, ресторатор кәсебен үзләштерүе турында кызыклы итеп сөйләде. “Advantshop” ширкате хуҗасы Камил Калимуллинның чыгышы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Ул бизнес-проектлар белән эш итү кагыйдәләренә төшендерде. Ә Лилия Сабитова рәхмәтле булып, ягъни шөкрана кылып, теләккә ирешү мөмкинлекләре турында бәян итте.

Милләт язмышына битараф булмаган яшьләр үзләренең чыгышларында төбәгебездә милләтара тынычлык һәм татулыкны саклап калу, татар телен һәм мәдәниятен, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеге турында сөйләделәр.

Форум делегатлары Туган илебезне, газиз Ватаныбызны фашист калдыкларыннан саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга теләктәшлек белдерделәр. Алар дөреслек һәм гаделлек хакына сугыша, шуңа күрә без җиңәчәкбез, диде татар егетләре һәм кызлары.

“Форумда катнашу өчен ерак араларны якын итеп килгән барлык фикердәшләребезгә, аны оештыруда булышучыларга, спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Безгә ешрак күрешергә, аралашырга кирәк. Шуңа күрә яшьләрне Татар мәдәният үзәгендә җыелышларыбызда көтеп калабыз”,- ди Ульяновск татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Руслан Фаезов.

Форум татар халык ашларыннан сыгылып торган мул табын артында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Чыганак: emet73

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*