tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Индрәй көрәшчеләре һәркайда җиңүчеләр
Индрәй көрәшчеләре һәркайда җиңүчеләр

Индрәй көрәшчеләре һәркайда җиңүчеләр

2 апрельдә билбау көрәше буенча Төмән өлкәсе чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Төмән өлкәсеннән, Төмәннән, Тубыл һәм Ялутор шәһәрләреннән 250дән артык көрәшче төрле яшь һәм авырлык категорияләрендә искиткеч физик әзерлек күрсәттеләр, шулай ук шәхси һәм команда зачетында беренчелек өчен көрәштеләр. 50дән артык спортчы шәхси зачетта призлы урыннарга лаек булды.

Төмән өлкәсе чемпионатында гомумкоманда зачетында 3 урынны – Төмән шәһәренең «Прибой» спорт мәктәбе, 2 урынны – Каскара поселогы, 1 урынны Индрәй поселогы командалары алдылар.

Төмән өлкәсе беренчелегендә 3 урынга – Төмән шәһәренең «Прибой» спорт мәктәбе, 2 урынга – Индрәй поселогы, 1 урынга көрәш мәктәбе иреште.

4 кешегә спорт мастеры кандидаты исеменә лаек булганлыкка таныклык тапшырдылар: Фаяз КормановНаил ЮртлыбаевРуслан АриповРунис Юсуповка.

Бу яшь кандидатларыбыз һәм ике ярышта да урыннар алган милләттәшләребез – Индрәй командасы турында тулырак язып үтәсем килә. Алар барысы да өлкәдә танылган тренер Тимур Сагитуллин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Тимур Рифхәт улының тәҗрибәсе зур. 2022 ел нәтиҗәләре буенча өлкә “Спорт элитасы” конкурсында Төмән өлкәсе “Батыр” билбау көрәше һәм көрәш федерациясе тренеры буларак иң яхшы тренер исеменә лаек булды ул. Ә Руслан Арипов һәм Фаяз Корманов көрәш буенча дөнья чемпионатының бронза призерлары, Россия чемпионаты һәм Беренчелеге призерлары буларак, иң яхшы спортчы исемен алуга ирештеләр.

Тимур Сагитуллин Төмән дәүләт университетын тәмамлап, Индрәйгә 1997 елда килде. Аның тырышлыгы белән поселок егетләре грек-рим көрәше белән шөгыльләнә башладылар. Район, шәһәр, өлкә, округ, ил күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләр яуладылар. Хәзер инде күпләренең балалары бу түгәрәккә килә. Милли көрәштә дә егетләр сынатмыйлар, бу спорт төре буенча, хәтта, дөнья күләмендәге ярышларда да катнашалар. Тимур Рифхәт улының тагын бер горурлыгы бар: спортта ул тәрбияләгән Айдар Шәмсетдинов Мәскәүдә олимпия резервы училищесында укый, ил җыелма командасы составына кертелгән.

Ә инде әле генә булып үткән чемпионат һәм беренчелектә беренче урыннарны яулаган балаларны әйтми китми калырга ярамас. Төрле авырлыкта, төрле яшьтәге җиңүче спортчылар менә алар: Фларид МәүлетовАйдар КолмәметьевРамил ГәрәевРафаэль МаргановДамир РечаповРим ЮсуповФаяз КормановРуслан АриповАйдар Шәмсетдинов.

Бу фамилияләрне грек-рим көрәше ярышларында җиңүчеләр арасында да еш күрергә туры килә. Апрель башында гына Руслан Сургутта үткән ил күләмендәге турнирда алтын медаль алса, Рунис Юсупов Алтайда Бөтенроссия турнирында беренчелекне яулады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: yanarish72l

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*