tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре форумы: милли идеяле беренче көн – эшлекле уен, татар кафесы, җанлы концерт
Татар яшьләре форумы: милли идеяле беренче көн – эшлекле уен, татар кафесы, җанлы концерт

Татар яшьләре форумы: милли идеяле беренче көн – эшлекле уен, татар кафесы, җанлы концерт

Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы бара. Бирегә 30 чит ил, 60 Россия регионы һәм Татарстаннан 900 делегат килгән. Алар арасында 3 Айрат, 8 Ләйсән исемле кыз, 8 эшмәкәр, 5 дизайнер, 4 программист бар, дип хәбәр итә форумның матбугат үзәге.

Кичә көннең беренче яртысында форум делегатларының үзара танышуы оештырылды. Соңыннан делегатлар эшлекле уен үткәрде һәм милли идеяле бизнес алып баручы эшмәкәрләр белән очрашты. Бизнес-очрашуда, аерым алганда, “Түбәтәй” татар фастфуды челтәрен оештырган Солтан Сафин, “Halal Guide” мобиль кушымтасын ясаган Айрат Касыймов һәм Данил Гобәйдуллиннар катнашты. Алар фикеренчә, бүгенге көндә милли идеяле яңалыкны табып була, әмма аны тормышка ашырырга һәм табышлы итәргә белем җитеп бетми. “Түбәтәй”нең төп максаты – кабартма сату түгел, ә милли продуктны дөнья күләмендә таныту”, – диде Солтан Сафин.

Эшлекле очрашудан соң форум делегатлары “Татар кафесы”нда очрашты. Әлеге чара – форумда яңа формат. Ике сәгать эчендә һәрбер теләгән делегация үз оешмасы турында сөйләп, яңа идеяләре белән бүлеште. Чыгыш ясаучылар арасында Үзбәкстан, Чехия, Төркия, Германиядән килгән вәкилләр бар иде. Кумыкиядән килгән делегатлар “Qumuqlar” оешмасының эшчәнлеге турында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә кумык телендә Beta-версия булдырулары турында сөйләделәр. “Керәшеннәр оешмасының” баш рәисе үз чыгышында Керәшеннәр форумы һәм үзләре үткәргән башка кызыклы чаралар турында, ә Новосибирскидан килгән делегатлар исә Себер татар яшьләре фестивале турында бәян итте. Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук “Mardesign”, “Гыйлем”, “Сабыйлар” үзәге проектларының житәкчеләре бар иде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының беренче көне альтернатив татар музыкасы кичәсе белән төгәлләнде.

Форумнан оператив хәбәрләрне социаль челтәрләрдә ‪#‎татфорум‬ ‪#‎tatforum‬ хэштеглары буенча табып, күзәтеп була.

“Татар-информ” МА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*