tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар яшьләре лидер мәктәбе»нә быел этномәдәни проект белән шөгыльләнүчеләр җыелачак
«Татар яшьләре лидер мәктәбе»нә быел этномәдәни проект белән шөгыльләнүчеләр җыелачак

«Татар яшьләре лидер мәктәбе»нә быел этномәдәни проект белән шөгыльләнүчеләр җыелачак

9 — 15 декабрь көннәрендә XII «Татар яшьләре лидер мәктәбе» узачак. Быел Казанда татар иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең яшь җитәкчеләре, шулай ук җирле һәм төбәк дәрәҗәсендәге этномәдәни проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче активистлар җыелачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләде.

«Делегатлар өчен атна дәвамында төрле лекцияләр һәм практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак. Киләчәктә яшьләрнең этномәдәни проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтергә телибез. Шуңа күрә бирегә милли үзаңны, милли традицияләрне һәм туган телне үстерүгә көч куйган яшьләрне җыябыз», — диде ул.

Ләйсән Сафина сүзләренчә, «Татар яшьләре лидер мәктәбе»нә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче, үз төбәгенең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучы 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге татар яшьләре чакырыла. «Шулай ук алар Казанның мәдәни чараларында да катнашачак. Кунаклар Боровое Матюшинода урнашкан „Волга“ яшьләр үзәгендә яшәячәк», — диде ул.

«Катнашу шартларына килгәндә, 28 ноябрьгә кадәр шушы сылтама буенча анкета тутырырга һәм „Идел“ Яшьләр үзәгенә хәбәр итү сорала», — диде Ләйсән Сафина.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*