tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар журналистлары форумы Ижау шәһәрендә дәвам итә
Татар журналистлары форумы Ижау шәһәрендә дәвам итә

Татар журналистлары форумы Ижау шәһәрендә дәвам итә

Бүген бер төркем татар журналистлары Удмуртиянең Ижау шәһәренә килде. Биредә аларны милли җырлар һәм биюләр белән 107нчы балалар бакчасында каршы алдылар. Билгеле булганча, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә җирле “Ак калфак” оешмасы әгъзалары эшли. Бүген алар кунакларга балалар бакчасында оештырылып килә торган проектлар, төркемнәрнең эшчәнлеге хакында сөйләде.

Форум катнашучылары өчен шулай ук Ижауның Җәмигъ мәчетенә, Г. Тукай исемендәге 6нчы гимназиягә һәм Халыклар дуслыгы йортына бару оештырылган.

Көннен икенче яртысында журналистлар “Татар телендә нәшер ителүче матбугат чаралары: кичә, бүген, иртәгә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә катнашачак. 

Кичен каләм ияләренә Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбленең “Туган як” концерт программасы күрсәтеләчәк. Чара Удмуртиянең дәүләт Опера һәм балет театрында була.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*