tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча диктант мәчетләрдә язылды
Татарча диктант мәчетләрдә язылды

Татарча диктант мәчетләрдә язылды

«Татарча диктант» – татар дөньясын берләштерүче иң яхшы проектларның
берседер. Быел ул бишенче тапкыр үтте. 26 сентябрь көнне Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре һәм районы да  бөтендөнья татарлары белән диктант язды.

Быелгы диктант Киров өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан социаль яктан
мөһим булган “Многоликая Вятка” өлкә гранты кысаларында җәмәгатьчелек
белән киң тарафта язылачак дип планлаштырылган булса да, пандемия
үзгәрешләр кертте.

– “Победа” мәдәният сараенда каралган күп кешене сыйдыра торган зур
аудиториядән баш тартып, диктант язуны бары тик мәчеттә, анда укытучы
мөгаллиммәләр арасында гына уздырырга булдык, – диде әлеге чараны уздыру
йөкләнгән Киров өлкәсе татарлары конгрессы яшьләр канаты җитәкчесе Әлфия
Фәләхетдинова. – Диктант язуда Ариф хәзрәт Вәлишин үзе дә катнашты.
Диктант тексты 26 сентябрьдә, язу вакыты җиткәч кенә билгеле булды.
Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен күренекле шагыйрь, прозаик,
драматург һәм публицист Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”
әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Текст зур түгел иде, җөмләләр гади һәм
аңлаешлы, бу, мәсәлән, минем өчен бик мөһим, чөнки шәхсән үземә мәктәптә
татар телен фән буларак укытылмады. Ана телемне бары тик өйдә әти-әни,
әби белән аралашудан гына беләм. Диктант язарга ел да кызым Регинаны да
алып киләм. Быел аңа ун яшь, ул татар телен шулай ук бары тик өйдә
сөйләшүдән генә белә.

– Регина, чыннан да, ел да булдыра алганча “Татарча диктант” проектында
катнаша. Ничек ишетә шулай яза, монда бит татар телем – ана телем дип
аны кабул итү, аны өйрәнергә омтылу, белгәнне камилләштерергә теләк булу
мөһим, – диде диктант текстын укыган Киров өлкәсенең татар телендә нәшер
ителүче “Дуслык” атналык газетасы корреспонденты, татар
журналистикасының “Бәллүр каләм” һәм “Татар рухы һәм каләм” мәртәбәле
премияләре лауреаты Шәмсия Хәлимова. – Абыстайларның яшьләре дә олы,
әмма һәркайсы бик тырышып язды. Диктант укылганда Рауза ханым Нурмиева
әдәби телебезнең кеше кичерешләрен тулы рәвештә бирә ала торган никадәр
бай, матур икәнлегенә игътибар итте. Шүмәйсә абыстай Әсәдуллина исә, мин
бит рус мәктәбендә белем алган кеше, татарча дөрес яза алырмын микән дип
бик борчылды.

Язма эшләрне тикшерүне үз өстенә белеме буенча татар теле укытучысы
булган Анна Александровна Хәбибуллина алды.
Иске Пенәгәр авылында, елдагыча, диктан язуны Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов
оештырды. Диктант текстын бүгенге көндә лаеклы ялда булган данлыклы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур ханым Садриева укыды. Иске
Пенәгәрдә диктант язуда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының
татар краеведлары белән эшләү комитеты җитәкчесе, профессор Альберт
әфәнде Борханов та катнашты.
Авыл мәктәбендә диктант язу татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә
ханым Батыркаева тарафыннан уздырылды.

Нурания ХӘСӘНОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*