tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант” сургутлыларны яңадан парта артына утыртты
“Татарча диктант” сургутлыларны яңадан парта артына утыртты

“Татарча диктант” сургутлыларны яңадан парта артына утыртты

Сургутта “Татарча диктант” милләттәшләрне тагын бер кат парта артына җыйды. Әлеге татарча диктант язу килгән кунакларга бик бик ошады. Алар без тагын диктант язырга әзер дип үз теләкләрен белдерде. Әлеге чарада балалардан башлап ак яулыклы мәчеткә йөрүче ханымнарга кадәр катнашты. Без диктант язган вакытта күрше бүлмәдә журналистлар бик кызыксынып безнең эш беткәнен көтте.

Бу татарча диктант язуны Сургутлылар елга бер генә тапкыр түгел, ә ай саен җыелып үткәрергә ризалык белдерделәр. Бу фикерне Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мөхтәрияты рәисе урынбасары Садыйков Риф Рәүф улы хуп күрде. Диктантны Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мөхтәрияты каршында эшләп килүче Якшәмбе татар мәктәбе мөгаллимәсе Шәрәфетдинова Гүзәл Минсалих кызы укыды. Татар телен бергәләп саклыйк!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*