tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарча диктант»ның төп мәйданчыгында текстны КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина укый
«Татарча диктант»ның төп мәйданчыгында текстны КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина укый

«Татарча диктант»ның төп мәйданчыгында текстны КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина укый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясенең төп мәйданчыгында диктор итеп КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллинаны билгеләгәннәрен әйтте.

«Татарстан өчен текстны КФУ профессоры, әдәбият белгече Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен „Татарстан“ дәүләт телерадиокомпаниясенең генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, чит илләр өчен Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша укыячак», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Акциянең төп мәйданчыгы — Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Институтта «Имля» дип аталган күргәзмә дә куелачак. «Узган ел диктантны рун, гарәп имлясында язучылар булды. Татар теленең графикасына аерым игътибар бар», — диде Ленария Мөслим.

«Татар язуы тарихына игътибар итсәк, горурланырлык казанышларыбыз бар. Моңа кадәр без әдәби-каллиграфик кичәләр үткәрдек. Анда рун, гарәп, уйгыр язуында картиналарны каллиграф Айзат Минһаҗи белән әзерләдек. Болар язу тарихы гына түгел, әдәбият тарихы да», — диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов акциядә музей, театрлардан тыш, Татарстанның Язучылар, Театр әһелләре, Композиторлар һәм Рәссам берлекләре катнашачагын искәртте.

«Татарча диктант» акциясендә катнашучылар саны геометрик прогрессиядә үсә. Беренче елда 600 кеше, узган ел 375 меңнән артык кеше катнашты. Быел бер миллионга якын кеше катнашыр дип фаразлыйбыз», — ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Диктант язуның трансляциясе «Татарстан Яңа Гасыр-Татарстан» һәм «Татарстан Яңа Гасыр-Планета» каналларыннан күрсәтелә. Ул Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә башлана. Телевизион трансляциядән тыш, диктантны Россия төбәкләрендә, чит илләрдә һәм Татарстан районнарында иҗтимагый берлекләр оештырган мәйданчыкларда язарга мөмкин.

Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучылар диктантны 10 сентябрьдә, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar сайтында урнаштырыла.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*