tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча сөйләшәбез: каһвә
Татарча сөйләшәбез: каһвә

Татарча сөйләшәбез: каһвә

Хәзерге татарларның каһвә (кофе) ярата башлавына гаҗәпләнәсе юктыр. Бүгенге татар җәмгыятендә каһвә Көнбатыштан керсә дә, заманында бу эчемлек Шәрекъ дөньясының аерылгысыз өлеше булган. Без исә, бер аягыбыз белән Көнбатышта, икенчесе белән Көнчыгышта басып торган милләт буларак, элек тә бу эчемлек белән таныш булганбыз.

Каһвә сүзенең татар телендә өч төрле язылышы теркәлгән: каһвә, кәһвә, кофе. Сүзлеккә кертелгән һәм норма буларак кабул ителгән вариант – каһвә.

Каһвәне гарәпләр уйлап тапкан, шуңа сүзе дә аларныкы. Гарәпчә قَهْوَة [къаһвәһ] сүзе төрек теленә күчеп, kahve рәвешен алган. Шуннан ул Аурупа телләренә, аерым алганда, нидерланд һәм инглиз телләренә koffie һәм coffee рәвешендә күчә. Шундый урау юллар аша рус теленә кофе булып килеп җитә дә… татарларда да кофега әйләнә. Хәлбуки, туган телебез рус теленең йогынтысына бирелгәнче, XX гасыр башы матбугатында каһвә сүзе кулланылышта булган. Телебез өчен якынрак һәм мантыйклырак вариант, димәк, каһвә/кәһвә варианты. Кофе дип сөйләшергә күнексәк тә, яраткан эчемлегебезнең тарихына ихтирам йөзеннән булса да, гарәп-төрек яңгырашына якынрак сүзне кулланырга тәкъдим итәм.

Каһвә белән кәһвәнең әйтелештә аермасы юк сыман. Барыбер беркем дә [каһвә] дип сөйләшмидер бит инде. Әмма монда игътибарлы булырга кирәк. Татар орфографиясенең гаять катлаулы кагыйдәләре алынма сүзләрнең әйтелешен язылышта мантыйклы итеп күрсәтүгә юнәлтелгән. Менә монда да гарәп телендәге [къ] авазының әйтелешен саклар өчен каһвә язылышы кертелгән. Ул [къ ә һ ү ә] дип укыла. Ягъни «каты» әйтелешле [къ] тартыгына нечкә [ә] сузыгы ялганып китә. Кәһвә вариантын укыганда исә әйтелешнең бу мөһим элементы югала.

Димәк, татарча язганда каһвә дип язарга кирәк. Ә инде каһвәнең бихисап төрләрен чит телдән кергән рәвештә язабыз: эспрессо (экспрессо түгел!), капуччино, латте, мокко, американо һ.б. Сүз уңаеннан, каһвәне каһвәханәдә эчәбез, кофейняда түгел.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*