tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимҗан Баруди дәвамчылары
Галимҗан Баруди дәвамчылары

Галимҗан Баруди дәвамчылары

Биектау районында урнашкан Галимҗан Баруди исемен йөртүче 4 нче гомуми белем мәктәбе директоры Рамил Равил улы Гаязов безне, үзләренең заманча биналары белән таныштырганнан соң, иркен спорт залына алып керде һәм, һәммәбезне гаҗәпләндереп, балалар белән футбол уйнап алды. Ул – төп белеме буенча физкультураукытучысы. Мәктәптә берничә ел физкультура укыткач, аны башта район башкарма комитетының яшьләр hәм спорт, аннары мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Төрле яклап тәҗрибә туплагач, педагогия фәннәр кандидаты Рамил Гаязовка яңа мәктәпкә директор вазифасы тәкъдим ителгән. Ул районда иң көчле директорлардан санала. Алай да журналистлар белән очрашу өчен үзенең урынбасарларын да дәшеп кертте. Күрәсең, аның эшчәнлегенә киңәшләшеп эшләү хас. Хәер, меңгә якын бала белем алган уку йортында башкача мөмкин дә түгелдер.

 – Рамил Равилович, 2017 елда ачылган бу зур мәктәп ерактан ук күзгә ташлана. Һич тә шәhәр мәктәпләреннән ким түгел. Казан үзәгендә яшәүчеләр бик-бик үз тирәләрендә шундый мәктәп булдыру турында хыяллансалар да, аларга андый бәхет эләкми. Сер булмаса, әйтегез әле, мондый күркәм белем йортын төзетүгә ничек ирештегез?

– Соңгы унъеллыкларда Биектау мәктәпләрдә балаларга урын җитмәүдән интекте. Моны хәл итү үзебезнең инициативадан башка булмасын аңлагач, югары җитәкчеләргә хатлар язып карарга булдык. Дөресен әйткәндә, тиз арада мәктәпнең проектын эшләтеп, аны төзетү һәм ачу тулысынча район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тырышлыгы нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Проект буенча ул мең балага исәпләнгән. 2016 елда төзүчеләр эшкә кереште. Ул вакытта мин мәгариф бүлеген җитәкли идем. Һәр эш көнем төзелештән башлана иде, дисәм дә арттыру булмас. Аңа директор билгеләү мәсьәләсе килеп тугач, Рөстәм Галиуллович: «Мәктәпне үзең эшләтеп бетер дә җитәкчелек ит», – диде. Вәкаләтләре дә зур, эше дә катлаулы иде. Хикмәт яңа мәктәпне заманча җиһазлауда гына түгел бит. Аның аерым юнәлешен табарга, ул уңышлы эшләп китсен өчен, эшлекле педагогик коллектив тупларга кирәк. 2017 елның 1 сентябренә 328 укучы килде. Бер елдан укучылар саны артып, 767 гә җитте. Агымдагы 2020/2021 уку елында бездә 988 укучы белем алды. Шуңа күрә дә безгә ике сменага күчәргә туры килде.

– Кайбер район үзәкләрендә бу күренешнең киресе күзәтелә. Чөнки, үзләрендә эш булмау сәбәпле, күп кенә гаиләләр зур шәhәрләргә күченеп китәләр. Шуңа игътибар иттем: без мәктәпкә юл тотканда, капка төбенә берьюлы берничә сары автобус килеп туктады да, балалар йөгерә-йөгерә шул якка киттеләр. Күренеп тора, пандемия чорында өйдән торып укыганнан соң, мәктәпкә йөрү – алар өчен үзенә күрә бер бәхеттер.

– Бездә елдан-елга балалар саны арта, чөнки Казанга якын район үзәгенә Татарстанның төрле районнарыннан, төрле шәhәрләрдән, хәтта Россия төбәкләреннән яшь гаиләләр күченеп килде. Мәктәп янында яңа «Заказанье» микрорайоны үсеп чыкты. Бездән бер чакрымда гына тагын күпкатлы йортлар төзи башладылар. Шуңа күрә мәктәптә урын җитми. Биектауга тагын яңа мәктәп кирәк булачак. Беренче көннән бирле без балаларны дүрт авылдан автобус белән укырга алып киләбез. Беренче маршрут буенча Пановка hәм Пермяк балаларын йөртсәк, икенче маршрут автобусы Инеш hәм Эстачи авылларына керә. Шулай итеп, барлыгы 217 укучы мәктәп автобусыннан файдалана.

– Сезгә урта мәктәпкә транспорт белән йөрергә туры килмәгәндер, дип уйлыйм.

– Мин урта мәктәпле Әлдермеш авылында туып үстем. Туган якларны бик нык яратам. Руслар әйтәләр бит: «Где родился, там и пригодился», – дип. Мин гомеремне туып үскән җиремә, анда яшәүче балаларга, мәктәпкә
багышладым.

– Галим, мәгърифәтче Галимҗан Барудиның гомер буе туплаган китапханәсен 1920 елда дәүләткә тапшырганын беләбез. Бу байлык хәзер Казан (Идел буе) федераль университетының
Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана. Ә сезнең мәктәпкә Галимҗан Баруди исеме бирелү нәрсә белән бәйле?

– Ул безнең якташыбыз. Күренекле дин галиме hәм педагог Галимҗан Баруди 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Биектау районы) сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Галиев гаиләсендә туа. Шуңа бәйле рәвештә укытучылар белән уйлаштык та мәктәпкә Галимҗан Баруди исемен бирергә рөхсәт итүләрен
сорарга булдык. Ул фикерне район җитәкчелеге дә хуплады. Күргәнегезчә, мәктәптә аның портреты эленеп тора, ә диварларыбызны галимнең хикмәтле әйтемнәре бизи. Галимҗан Баруди укулары элек Ямаширмә авылында үтә иде. Хәзер инде ул безнең мәктәпкә күчте. Киләсе ел – күренекле педагог-
ның юбилей елы. Бәйрәмгә укытучылар һәм укучылар бик җентекләп әзерләнәләр. Туган телләр һәм милләтләр бердәмлеге елы уңаеннан ата-аналар конференциясе үткәреп, ул хакта аларга да җиткердек.

Безнең педагогик коллективны яңа дип әйтергә була. Аларны уртак проектлар белән берләштерү бик әһәмиятле. Мәктәптә белем русча бирелә, татар теле дәресләрен федераль канун кысаларында гына укытырга мәҗбүрбез. Телне, гореф-гадәтләрне саклау максатыннан сыйныфтан тыш чараларны уздырабыз.

Музыка, сәнгать мәктәпләре белән бер түбә астында булудан без дә, балалар да, әти-әниләр дә ота. Чөнки дәресләр бетүгә абына-сөртенә башка сәнгать мәктәпләренә чабасы юк. Балалар ерак китми генә биредә үзләре яраткан шөгыль таба. Әти-әниләрнең дә күңеле тыныч.

– Безгә бүген кайбер дәресләрне дә карау мөмкинлеге тудырылды. Инглиз теле дәресен чит илдән килгән белгеч алып бара иде.

– Без бүген эзләнүдә. Бер үк вакытта берничә юнәлештә эшлибез. Казан шәhәре Биектаудан ерак түгел. Шуңа күрә ата-аналар арасында баласының техник вузларда белем алуын теләүчеләр күп. 2020 елда мәктәп инженерлар лицее проектына керде: Казанның Совет районында урнашкан инженерлык лицее белән килешү төзедек.
Аларның дүрт укытучысы, безгә махсус килеп, төрле фәннәрдән белем бирәләр. Узган ел шундый өч сыйныф ачкан булсак, быел ике сыйныф тупланды. Бу сыйныфларда уку түләүле, аның бәясе дәрес санына карап билгеләнә. Балалар анда аерым программа нигезендә өстәмә белем ала. Әти-әниләр белән өчьяклы килешү төзелә. Бу юнәлеш буенча барлыгы 65 бала укый.

Шулай ук мәктәптә төгәл һәм табигый фәннәр юнәлешендә дә өстәмә эш алып барыла. Химия, физика, математика атналыклары үткәрелә. Укучыларның инглиз теле белән кызыксынулары да көчле. Телләр өйрәнүдә лингафон кабинетлары булу бик җайлы. Быел район буенча төрле олимпиадаларда бездән 38 бала катнашты. Шулардан җидесе район дәрәҗәсенә чыктылар, ә икесе инглиз теленнән республика күләмендә призёрлар булдылар.

9 нчы сыйныфка кадәр белем төп программа буенча бирелә. Аннары балалар үзләренә ошаган юнәлешне сайлыйлар. Укучылар арту белән елдан-елга укытучылар саны да арта бара. Шулай да математика hәм рус теленнән җитешмәүчәнлек бар әле. Хәзер барлыгы 38 сыйныф, ә киләсе елда 45 сыйныф булачак. Димәк, уку сәгатьләре артачак һәм өстәмә педагогик кадрлар кирәк булачак.

– Күренеп тора: мәктәпне XXI гасыр таләпләренә туры килгән проект буенча төзеткәнсез. Бигрәк тә спорт залы шаккатырды, хәтта кайбер югары уку йортлары да мондый спорт залы белән мактана алмыйлар.

– Мин директор булган өчен генә түгел, физкультура укытучысы буларак та горурланып әйтә алам: бездә 540 квадрат метрлы спорт залы. Монда спортның барлык төрләре өчен мөмкинлекләр тудырылган, бөтен кирәкле җиһазлар бар. Бездә спорт секцияләре бик көчле. Малайлар да, үзем дә аеруча футболны яратып уйныйбыз. Шуңа күрә дә безнең тагын бер юнәлешебез ул – спорт-сәламәтләндерү юнәлеше. Шул максаттан махсус футбол сыйныфлары ачтык. Аларда малайлар гына укый. Бүгенге көндә футбол уйнаучы авыл балалары шәһәрдәге яшьтәшләреннән сәламәтлек ягыннан да, бердәмлек рухы буенча да өстен торалар. Яныбызда өр-яңа стадион ачылды. Анда да безнекеләр рәхәтләнеп шөгыльләнә ала. Әле күптән түгел генә мини-спорт мәйданы да эшли башлады. Бөтен укучылар – малайлар да, кызлар да – ГТО нормативларын уңышлы биреп, район буенча кыйммәтле призлар алалар.

Чынлап та, Сез хаклы. Мәктәптә тырышып укудан тыш, һәрьяклап – һәм физик, һәм рухи яктан үсеш өчен шәһәр мәктәпләрен кызыктырырлык шартлар бар. Әйтелгәннәрдән тыш, актлар залын, хореография залын искә төшереп, мактанып алсам да ярый торгандыр. Педагогик коллективның бурычы – шул уңайлыкларны акларлык белем һәм тәрбия бирү.

Сөмбел ТАИШЕВА
 Сөмбел ТАИШЕВА фотолары

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*