tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли кием ясаучы: «Хатын-кыз киеме күлмәк белән алъяпкычтан гына тора дип уйлыйлар»
Милли кием ясаучы: «Хатын-кыз киеме күлмәк белән алъяпкычтан гына тора дип уйлыйлар»

Милли кием ясаучы: «Хатын-кыз киеме күлмәк белән алъяпкычтан гына тора дип уйлыйлар»

Казанда яшәүче Илдар Гатауллин һәм Надежда Шәйхисламова татар халкының милли костюмын реконструкцияләү һәм аларның күчермәләрен ясау белән шөгыльләнә. Милли киемгә ихтыяҗ бармы? Ничә сумга хәситә сатып алып була? Иске тукымаларны табу авырмы? «Интертат» язмасында бу сорауларга җавап таба аласыз.

Илдар Гатауллин 2008 елда башкорт халкының милли костюмы белән эшли башлый. 2020 елда ул Казанга күченеп килә һәм шул вакытта татар халкының милли киеме, бизәнү әйберләре белән кызыксынып китә. Надежда Шәйхисламова исә халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсендә эшли. Алар мессенджер төркемендә танышып китәләр. Шуннан Казан татарларына хас булган милли кием һәм бизәнү әйберләрен халыкка җиткерә башлыйлар.

«Миллион ярым халыкка ике генә хәситә генә бар»
«Без 1830-1900 еллардагы киемнәр һәм бизәнү әйберләре белән эшлибез. Ул елларда инде өйдә тукылган түгел, ә заводларда җитештерелгән тукыма кулланылган. Бизәнү әйберләрен, киемнәрне шул чорныкына туры китереп ясыйбыз. Киемнәргә иске тукымаларны кулланабыз. Тукымалар табуда безгә коллекционерлар ярдәм итә. Без күп әйберләрне алардан сатып алабыз. Андый тукымалар һәрвакыт дефицит, аларны эзләргә кирәк. Без музей үрнәкләренең күчерелмәсен ясарга тырышабыз, әмма тукыманы кабатлый алмыйбыз, шуңа күрә таба алган тукыманы кулланабыз», — дип сөйләде ул.

Илдар Гатауллин сүзләренчә, татар халкының милли киеме, бизәнү әйберләре турында мәгълүмат бик аз. «Китаплар юк диярлек, искеләрен сатуда эзләп табып булмый. Музейларда этнографик коллекцияләр бик аз, алар кими бара. Милли музейда татар халык киемнәре кимеде. Шунысы кызык: Казанда бары тик ике хәситә тәкъдим ителә. Уйлап карагыз: миллион ярым халыкка ике генә хәситә бар. Болгар, мәсәлән, зур туристик кластер булып тора, тик анда этнографиянең тарихын чагылдырган коллекция юк», — ди ул.

«Акчагыз булса да, борынгы бизәнү әйберен сатып алып булмый»
Милли бизәнү әйберләрен алар шулай ук борынгы элементлардан җыя. Ул, әлбәттә, бик кыйммәткә чыгар иде, бер хәситә миллион сум торырга мөмкин икән. Андый хәситәләр инде сатылмый, күргәзмәгә генә куялар. Халыкка исә күчермәләр генә тәкъдим ителә, алар, әлбәттә, күпкә очсызрак була. Аны төрле чараларга кияргә, ансамбльләрдә кулланырга була.

«Бизәнү әйберләрендә төрки халыклар тәңкәләрне бик еш кулланган. Музейдагы үрнәкләрдән күренгәнчә, Казан татарлары тәңкәләрне бик кулланмаган. Аларның бизәнү әйберләре, нигездә, брошкалардан ясалган. Брошкалар тәңкәгә караганда күпкә кыйммәтрәк булган. Ул инде халыкның ни дәрәҗәдә бай булуын да күрсәткән. Без хәситәләрдә тәңкәләр кулланмаска тырышабыз.

Борынгы бизәнү әйберләрен, элементларын без коллекционерлардан сатып алабыз. Алар бик кыйммәт йөри. Бер хәситәне сатсаң, тагын бер шундыйны инде җыеп булмый. Борынгы бизәнү әйберләренең һәрберсе — уникаль. Бик зур сумма акчагыз булса да, андый бизәнү әйберен сатуда таба алмыйсыз. Мәсәлән, чулпылар табып була әле, ә брошка бөтенләй юк. Ничә миллион булса да, сатып ала алмыйсыз, бу очракта акча хәл итми. Сатылган очракта да, аны алып өлгерергә кирәк. Коллекционерлар аны шунда ук сатып алып, үзләренә яшереп куя.

Күчермәләр пластиктан эшләнә. Теләгән кеше инде үзенә заказга кыйммәтле ювелир эшләнмәсен ясата ала. Безнең максат — сатып алу мөмкинлеген булдыру. Ювелир эшләнмәләр бик кыйммәт тора. Мәсәлән, көмештән ясалган бер пар алка җиде меңнән башлана», — ди ул.

«Боларны кигәч, арканы турайтып, статуслы хатын-кыз кебек йөрисе килә»
Илдар Гатауллин халыкның бизәнү әйберләренә кызыксыну зур булуын әйтте. Аларны туристлар гына түгел, республика халкы да сатып ала икән. «Кешеләр киләләр дә, мондый минем әбиемдә бар иде, дип хатирәләргә бирелеп торалар», — ди ул. Надежда ханым безнең белән очрашуга да милли бизәнү әйбере тагып килгән иде. Аның әнисе рус, ә әтисе татар кешесе икән. Надежда бизәнү әйберләрен чараларда гына түгел, көндәлек тормышта да кулланырга тырыша.

«Мин урамга да хәситә киеп чыгам. Кызыксыну белдерүчеләр бар. Хәситә киеп чыккач, бер апа: „Ә бу татар халкыныкы түгелме?“ — дип сорады. Мин: „Ничек аңладыгыз?“ — дип сорау бирдем. „Минем әбинең шундый әйберсе бар иде“, — ди ул. Халык белән сөйләшкәндә татарларның үз бизәнү әйберләрен белмәве күренә. Кайбер кешеләр татар костюмын күлмәк һәм алъяпкычтан гына тора дип белә. Шундый бизәнү әйберләренең булуын белмиләр дә», — ди ул.

Без алка, чуппы кебек вак бизәнү әйберләрен кулланышта күрергә күнгән әле, ә менә шундый зур хәситәне тагып йөрү кыен кебек тоела. «Эш зур булуда түгел бит. Хәзерге моданы карагыз, ул — төрле. Бары тик халык белми. Тарих белән бәйли торган әйберне тагып чыккач, күңел халәте бөтенләй башка. Анда инде арканы турайтып, статуслы хатын-кыз кебек йөрисе килә.

Аннан соң хатын-кызлар ул бизәнү әйберләрен бәйрәм чараларына гына киеп барган, дигән уйдырма бар. Чынлыкта исә, хәтта суга да бизәнү әйберләре белән барганнар. Һәр элементның үз функциясе була, нигездә, ул — хатын-кызны саклау», — ди Надежда ханым.

«Күрше төбәкләрдә милли кием сәясәткә әйләнде»
Илдар Гатауллин күрше республикалар белән чагыштыру үткәрде. «Казанда фольклор коллективлары юк. Казан татарларының киемнәрен киярлек апайлар юк. Бер яктан аның уңай ягы да бар — халыкта милли кием искелек дип күз алдына килми, аңа нафталин исе иярмәгән һәм ул күптән онытылганны яңарту итеп кабул ителә. Коллективларда да алъяпкыч, яулыклар кулланыла. Сәхнә җәмгыятьтә милли киемгә карата шундый караш формалаштыра.

Күрше республикалар милли бизәнү әйберләрен барлык чараларда кулланырга тырыша. Күрше төбәкләрдә милли кием сәясәткә әйләнде хәтта. Телләрне саклау һәм үстерү өчен милли киемне куллана башладылар. Күренекле кешеләр үрнәк күрсәтә. Без бу өлкәдә күрше төбәкләрдән ун елга артта барабыз. Татар мәдәниятенә бик аз игътибар бирелә. Күрше төбәкләрдә белгечләрне өйрәтү өлкәсендә дә зур эш башкарыла. Милли кием буенча чаралар уза, республика җитәкчеләре үзләре аны башлап җибәрә», — дип сөйләде ул.

Әңгәмәдәшләрем күптән түгел узган Питрау бәйрәмен искә алды. Алар андагы миллилеккә шаккаткан. «Керәшеннәр бик аз санлы кебек, әмма киемнәре кагыйдәләргә туры килә. Барлык районнардан килгән керәшеннәр бар иде, һәрберсендә аермалык билгеләре сакланган. Аларда „Татар кызы“ аналогы булган „Керәшен чибәре“ бәйгесе бар. Аны милли киемдә үткәрәләр. Бик тәмле, дөрес итеп тәкъдим итәләр. Костюм билгеле бер көчкә ия, ул горурлык хисен уята. Реконструкцияләнгән костюмның тәэсире көчле, аның фотосы да көчле эмоцияләр уята», — ди Илдар Гатауллин.

«Стильләштерелгән костюм инде стильләштерелгәне нигезендә эшләнә»
Әңгәмә барышында без мөселман кешеләренең киемнәре турында да сөйләшеп алдык. Илдар Гатауллин сүзләренчә, күп кенә мөселманнар хиҗаб кия, югыйсә милли кием дә ислам кануннарына туры килә.

Милли киемнәрне стильләштерүгә килгәндә исә, Илдар Гатауллин сүзләренчә, стильләштерү белән шөгыльләнүче кешеләр борынгы костюмны, этнографияне өйрәнми, шуңа бик читкә китәләр.

«Стильләштерелгән костюмны күчермә белән чагыштырсак, беренчесе бөтен яктан да калыша. „Жигули“ белән „Мерседес“ны чагыштырган кебек. Мәсәлән, яшь белгечкә милли киемнән коллекция ясарга кирәк, ди. Гугл системасында „татар костюмы“ дип эзләсәгез, меңләгән рәсем чыга, тик ул милли киемгә туры килми. Стильләштерелгән костюм инде стильләштерелгән кием нигезендә эшләнә. Кешеләр чыннан да шулай булган дип уйлый» — ди ул.

Аның сүзләренчә, татар халкында ювелир эше белән шөгыльләнүчеләр дә бик аз. «Ювелир белгечлеге буенча укып чыгучылар күп, барысы да башка тармакта эшли. Борынгы традицияләр буенча эшләүче ювелирлар унлап кына. Тугыз миллион татар халкына нибары 10 ювелир бит ул!» — ди ул.

«Милли хәситә» берләшмәсе эшчәнлеге татар хатын-кызларының милли киемен популярлаштыруга юнәлгән. Алар фикеренчә, нәкъ хатын-кыз киеме милли үзенчәлекне тудыра. «Халыкларның ир-ат киемнәре бер үк төрле диярлек. Ир-ат янында хатын-кыз басып торганда гына, аларның кайсы милләттән булуын ачык белеп була. Эшләнешенә һәм бизәлешенә килгәндә, ир-ат киеме андый авыр түгел, шуңа кызык та түгел. Аңлау өчен: ир-атның милли костюмы бәясе буенча хатын-кызларның бер брошкасы кадәр тора, ул якынча илле мең сум тирәсе. Хатын-кыз костюмын җыю өчен бик күп көч куярга кирәк», — ди Илдар Гатауллин.

Гөлүзә Ибраһимова 

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*