tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин – татар баласы» бәйгесенә эшләр 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә
«Мин – татар баласы» бәйгесенә эшләр 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә

«Мин – татар баласы» бәйгесенә эшләр 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә

Татар халкы тарихын, милли мәдәниятен өйрәнү, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләүне максат итеп куйган «Мин – татар баласы» республикакүләм иҗади бәйгесенә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган.

Номинацияләр:

– «Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр);

– «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (11-15 яшьлекләр).

Бәйгедә катнашу өчен агымдагы елның 15 сентябренә кадәр рәсем яки кул эшеңне сыйфатлы фотога төшереп [email protected], [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк.

Бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уза.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*