tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының яңа саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының яңа саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының яңа саны дөнья күрде

Бу санда укучыларыбыз Халыкара “Татар кызы-2019” бәйгесенең Ижау шәһәрендә узган финал өлеше турында кызыклы язма һәм Үзбәкстанда туып-үскән милләттәшебез, 2019 елның “Татар кызы” таҗына лаек булган Лилия Камилова белән әңгәмә укый ала. Шулай ук газетабыздан Әгерҗе районында узган “Мөхлисә Бубый – милләтебезнең якты йолдызы” конференциясе турында, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Мирсәет Солтангалиев шәхесе турында да кызыклы мәгълүматлар белә аласыз. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев белән дә кызыклы әңгәмәбез сезне битараф калдырмас дип уйлыйбыз. Шулай ук басмабызда Түбән Новгород, Төмән, Самара өлкәләрендәге милләттәшләребезнең хәбәрләре дә урын алды.

 2019 елның июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады. Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*