Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарларда дини йолаларны саклау һәм үстерү
Татарларда дини йолаларны саклау һәм үстерү

Татарларда дини йолаларны саклау һәм үстерү

“Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысасында шул исемдәге секциясе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бинасында эшләде. Аны Россия ислам университеты деканы Абдулла хәзрәт Әдһамов, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Самара өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин алып барды. Бик мәгънәле, кирәкле, кызыклы секцияләр эшләде. “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Марат Низамов чыгышы хәләл ризыкларны бер стандартка китерү турында булды.

Чыгыш ясаучыга сораулар да шактый булды. Түбән Кама районы һәм шәһәре  имам -мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләренә басым ясады. Түбән Кама каласында  мәетне соңгы юлга озатучы махсус йорт барлыгына, аның халык хисабына салынуына, мондый йортларның башка җирләрдә дә кирәклегенә  игътибар юнәлтте. РФ Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин үз чыгышында 24 сентябрь көнне Корбан гаетендә  Мәскәүдә төзелгән Җәмигъ мәчетнең  ачылачагын хәбәр итте.

FullSizeRender (16)

Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук Саранск  мөфтие урынбасары Рәшит хәзрәт Әбдерәшитов, Иркутскийдан Фәрит хәзрәт Мингалиев, Тольяттидан Ислам хәзрәт Гомәров һәм башкалар бар иде. Секция утырышы фикер алышулар, чыгыш ясаучыларга сораулар биреп, җаваплар алып дәвам итте. Мәет  күмү, сөннәткә утырту йолалары, хәләл ризык турында кызыклы, төпле фикерләр яңгырады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*