tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия мөселманнарының социаль доктринасы нинди булырга тиеш?
Россия мөселманнарының социаль доктринасы нинди булырга тиеш?

Россия мөселманнарының социаль доктринасы нинди булырга тиеш?

Бүген 12 июньдә “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының беренче эш көнендә  “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясен тормышка ашыру программасы” дигән исем астында секция утырышы үтте.

Секция эшен модератор буларак Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды. Ул эшнең юнәлешен секция исеменә чыгарылган Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясенең үтәлеше турында фикер алышудан тыш, Россия мөселманнарының социаль доктринасы белән танышу итеп тә билгеләде. Нәкъ шушы доктрина турында беренче булып чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгресмсы бүлек мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев сөйләде. Аның фикеренчә, бу доктрина беренчедән җентекләп эшләп бетерүне тәлап итүне тәлап итә, икенчедән, илдәге законнарның үзенчәлекләреннән чыгып барлык юридик моментлар төгәл каралырга тиеш.

Татарстанның Норлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Аюпов доктринаны тулаем югары бәяләгәннән соң, дини уку-укытуга багышланган өлеше хакында шактый тәнкыйди фикерләр әйтте, бүгенге вәзгыятьтә бу өлкәдәге кыенлыкларны билгеләп чыкты.

Фәүзия ханым Бәйрәмованың чыгышы һәрвакыттагыча эмоциональ һәм төпле фикерләргә бай булды. Ул Ислам дөньясына читтән тагылган (аларны “шәйтани проектдар” дип атады) ИГИЛ кебек куркыныч хәрәкәтләрдән сакланырга чакырды. Әлбәттә, Мордовиядәге яулыклы кызларны мәктәпкә кертмәү низагы да игътибардан читтә калмады. Фәүзия ханым сүземне яхшы мисаллар белән тәмамлыйсым килә дип Ханты-Магси автоном округында уңышлы эш алып баручы Таһир хәзрәт Саматов эшчәнлеге турында сөйләде, аңа югары бәя бирде.

Фәүзия Бәйрәмоваддан соң ук сүз бирелгән Таһир хәзрәт үзләрендәге вәзгыятькә тәфсилләбрәк тукталды, эшне авырлыкларга карамыйча, бар мөмкинлекләрне кулланып алып барырга чакырды. Ул берничә кызыклы фикер әйтте. Шуларның беренчесе – православ гимназияләр үрнәгендә Ислам гимназияләрен ачу, мәчетләр каршында балалар бакчаларын оештыру һәм милли оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшләү.

Башкортстанның Уфа районы Авдон авылы мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Хәйруллин шулай ук эштән курыкмыйча эшләү зарурияте турында тәфсилләп сөйләде һәм мәхәллә рәвешендә яшәүне адга сөрүне яклап мөфтиятләрне бетерергә кирәк дигән “революцион” тәкъдим кертте.

Мордовиядән килгән Раил хәзрәт Асаинов төбәкләрендәге дини тормыш белән кыскача таныштырып киткәннән соң, әлбәттә, “яулыклы кызлар” мәсьәләсен кыеклап узып китә алмады. Без төрлечә көрәшеп карадык: түрәләр белән сөйләштек, судларга бирдек – нәтиҗәсе булмады. Хәтта инде бүленгән, алынган, документлары расланган мәчетләрне төзи дә башлый алмыйбых төрле киртәләр куела диде Раил хәзрәт. Без моны да “яулыклы кызлар” эшенең тәэсире итеп кабул итәргә мәҗбүр диде ул. Хәзер Татарстан ярдәменә ышанып калабых дип җөпләде сүзен.

Пенза өлкәсендәге Югары Әләзән авылы имам-хатыйбы Фидаил хәзрәт Бикмаев чыгышы күбрәк вәгазьгә охшап торса да, чыгышының ахырында ул да үзләрендәге проблемаларның Россия башка төбәкләрендәге белән охшаш булуын ассызыклады.

Красноярски крае мөфтие Гаяз хәзрәт Фәткуллин кереш сүзендә мөфтиятләр кирәклеген “көтү көтүчеләрсез булмый” дип яклап алды да, катнаш никахлар турындагы бик тә катгый мәсьәләне күтәрде. Һәр эшне үзебезңзн, үзебезнең якыннарыбыздан башлыйк дип өндәде.

Пермь крае Барда районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров районнарында совет заманында бер генә мәчет калмавы, заманнар үзгәргәннән соң халык мәчетләрне күтәрелеп торгызганы турында горурланып сөйләде. Аны шулай ук Ислам мәгариф систамесы проблемалары нык борчый. Мөгаллимнәргә программаларга аттестация кебек сынаулар үткәрү фикерен дә яңгыратты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*