tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел, дин һәм тарих милләтебезне саклаучы факторлар
Тел, дин һәм тарих милләтебезне саклаучы факторлар

Тел, дин һәм тарих милләтебезне саклаучы факторлар

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Татар халкында дин һәм милли үзаң” секциясе узды. Утырыш Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институты доценты Азат Ахунов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния назарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтының тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков җитәкчелегендә барды.

Секция утырышында чыгыш ясарга теләк белдергән делегатларның барысына да сүз бирелде. Чыгыш ясаучылар арасында: Рамил (Абдулла) хәзрәт Кәримов, Самара өлкәсе Камышлы районының имам-мөхтәсибе; Ранис хәзрәт Вахитов, ТР мөселманнары Диния назарәте Хаҗ программасы җитәкчесе; Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” мәчетенең имам хатибы һ.б. бар иде. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәреп, чишү юлларын  табырга кирәклеге турында сүз тотты. Аеруча алганда балаларны кечкенәдән ислам нигезләренә таянып тәрбияләү; балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә татар төркемнәре, класслары булдыру; милли кием; мәхәллә һ.б.   төрле мәсьәләләр каралды.

Удмуртия Республикасының Татар иҗтимагый үзәге идарәсе, Ижау шәһәре педагогик көллиятенең педагогы Василә ханым Хәкимова татар һәм гарәб телләрен укыту тәҗрибәсе буенча уртаклашса, Башкортостан Республикасының Октябрск шәһәре имам ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин исә үзләре яшәгән җирдә мәктәпләрдә яулык кию мәсьәләсенең уңай хәл ителү белән сөендерде. Секция утырышында барлыгы 12 чыгыш ясалды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*