tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның асыл егете
Татарның асыл егете

Татарның асыл егете

Акыллы, тыйнак, тәрбияле, эшчән егет­ләрне һәркайда да бик тиз күреп алалар. Сер түгел, мондый егетләр бары тик дус-тату мохиттә, әти-әниләре үрнәк булган гаиләләрдә тәрбияләнә. Дөрес тәрбия бирүче ата-анасы булуы бала өчен бер бәхет булса, үзе дә тиң ярын табып, шундый ук нык­лы гаилә төзи алуы — икенче бәхет. Менә шундый буыннан-буынга күркәмлекнең үрнәге булып яшәүче татар гаиләләре булу милләтебезне көчле итә дә инде.

Илнар Сәлимов гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Эчке эшләр министрлыгы үзәк аппаратында оператив хезмәт башкаручы 35 яшьлек полиция майорын хезмәттәшләре зур хөрмәт белән, мактап телгә алалар. Илнар биредә 2007 елдан бирле эшли икән. Ул Ижау шәһәренең 83 нче мәктәбендә белем алган. “Бала чакта табиб булырга хыялланган идем, бу теләгем чынга ашмады. Ижау дәүләт техник университетында элемтә челтәре һәм телекоммуникация системалары буенча һөнәр үзләштереп, кулыма дип­лом алу белән, белгеч­легем буенча бирегә эшкә урнаштым. Сайлаган һөнәрем белән бик канәгать, табиблар сыман ук кешеләргә ярдәм итү, җәмгыятебезне уңай якка үзгәртү юнәлешендә эшлим бит”, — ди Илнар.

Илнарның вазифасы бик җаваплы да, җитди дә, батыр йөрәкле булуны да таләп итә. Эшен җиренә җиткереп башкаруы, башкаларга ярдәм итәргә омтылып торуы белән дә, спорт нормативларын бирүдә югары нәтиҗәләре белән дә аерылып торуы турында хезмәттәшләре мактап сөйлиләр. “Беркайчан да каршы килгәне юк, техниканы да яхшы белә. Аны җитәкчеләр һәрвакыт яшьләргә үрнәк итеп күрсәтә. Үзе тыныч, үзе тырыш, җаваплы, — ди аның турында Ветераннар советы рәисе урынбасары, УР Хокук саклау органнарының атказанган хезмәткәре, подполковник Таңчулпан Батр­шина. – Эчке Эшләр органнары Ветераннар советы күпкырлы эш алып бара. Узган ел эш нәтиҗәләре буенча регионнар арасында беренче урынга чыктык. Бер-бер арт­лы төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәреп торабыз. 17 апрельдә Эчке эшләр органнары һәм Эчке гаскәрләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Мондый чараларны оеш­тырганда миңа бик еш Илнар Фәрит улына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул үтенечне беркайчан да кире какмый, ярдәмгә ашыга”.

Эше буенча башка шәһәрләргә укырга ба­­рырга, командировкаларга китәргә дә туры килә Илнарга. 2018 елның декабреннән 2019 елның июненә кадәр Төньяк Кавказда хезмәт итә. “Мондый командировкаларга чират буенча барабыз. Өч балабыз, ә иң кечкенә кызыбызга нибары ике яшь булуына карамас­тан, тормыш иптәшем: “Барырга кирәк, ничек тә түзәрмен”, — диде. Тормыш иптәшемнең минем хезмәтемне аңлап, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торуы миңа көч өсти, ул — минем терәгем. Төньяк Осетия һәм Кабардино-Балкария чигендә хезмәт иттем. Постта торып, федераль юл аша чикне үтүчеләрнең документларын тикшереп тору минем төп бурыч иде. Чит җирләрдә озак вакыт эшләп кайту, катгый режим тормышка карашны киңәйтте, моңа кадәр гадәти булган әйберләргә башкача карарга өйрәтте. Туган шәһәрем, респуб­ликам, гаиләм бик сагындырды. Үзебезнең имин тормышта яшәвебезгә, балаларыбызга куркыныч янамавына, гаиләбезне калдырып, сугышка китәргә туры килмәвенә Ходайга мең кат рәхмәт укыйм. Киләчәктә дә шулай имин яшәргә язсын дип телим”, — ди Илнар.

Командировкада булып кайтканнан соң, Төньяк Кавказ Эчке эшләр органнары җитәкчеләре аңа дәүләт бүләге бирү тәкъдиме белән чыккан һәм узган ел азагында Илнар Сәлимов «Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Узган ел мондый бүләк нибары 3 кенә кешегә бирелгән. Шуларның берсе татар егете булуы зур сөенеч.

Илнарның гаиләсе белән тирәнрәк кызыксындым. Университетны тәмамлагач, Ижау­ның Авыл хуҗалыгы академиясендә укыган Лилия белән танышып, гаилә корганнар. Бүгенге көндә өч балалары бар. Уллары Әнвәр, Даян, кызлары Азалияне милли рухта тәрбиялиләр. Әнвәр — волейбол, ә Даян футбол белән шөгыльләнәләр. Балаларын кечкенәдән спортта чыныктырып, физик яктан әзерлекле итеп үстерү — аларның максаты. Кем белә, бәлки алар да әтиләре кебек хәрби юлны сайлар?! «Кем булып үссәләр дә, тәрбияле булып үссеннәр, йөзгә кызыллык китермәсеннәр», — ди Илнар.

«Балалар тәрбияле булып үссен өчен мөмкинлекләр җитәрлек, дип уйлыйсызмы? Күп балалы әти һәм хокук сагындагы хезмәткәр буларак, сез җәмгыятьтә нәр­сәне үзгәртер идегез? Сез бүгенге тормыш белән канәгатьме?” — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. “Иң беренче чиратта, бала гаиләдә тәрбияләнә, әти-әнисе ни эшләсә, шуны күреп үсә. Җәмгыятебездәге хәлләр, зәңгәр экраннардан күрсәткән тапшырулар, Интернет челтәре дә бик зур роль уйный. Яшүсмерләрне начар юлдан йолкып алу белән көрәшкәнче, аларны тәрбияле итеп үстерү җиңелрәк бит. Моның өчен кечкенәдән баланы төрле түгәрәкләргә бирергә, вакытын файдалы эшкә юнәлдерергә, алдына максат куярга кирәк, минемчә. Ул вакытта кирәкмәгән шөгыльләргә вакыты да, теләге дә калмаячак. Әти-әниләр безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп, вакытны юкка сарыф итмәскә өндәп үстерделәр бит ”, — ди Илнар.

Татар телен өйрәтеп үстергән, ныклы тәрбия биргән әти-әнисенә бик рәхмәтле Илнар. Ике ел элек Илнарның әнисе Халидә Рәфкать кызы якты дөнья белән хушлашкан. Әтисе – дин юлында. Мәчеткә йөреп, изге догаларын укып, балаларына, оныкларына иминлек теләүче таяныч ул. Тырыш, кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы Илнар кебекләр гаиләсенең, туганнарының гына түгел, милләтебезнең дә тоткасы дияр идем.

Элмира Нигъмәтҗан
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*