tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның 126нчы гимназиясендә Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслык фестивале үтте
Казанның 126нчы гимназиясендә Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслык фестивале үтте

Казанның 126нчы гимназиясендә Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслык фестивале үтте

Татарстанда яшәүче халык вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халык бердәмлеген ныгыту максатларында 2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

19 февральдә Казан шәһәренең 126 нчы гимназиясендә Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслык фестивале үтте. Фестивальдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Программада мәктәп иҗатының барлык жанрлары тәкъдим ителде. Укучылар һәр милләтнең үзенчәлекләрен ачарга тырыштылар. Программада татар, рус, әрмән телендә шигырьләр укылды. Хакас, чечен биюләре, авар лезгинкасы, “Хуҗабикә” балалар биюе тәкъдим ителде, халык язучысы Гәрәй Рәхимнең шигырьләре укылды.

Соңгы аккорд булып мәктәп хоры башкаруында ” Безнең җир” җыры яңгырады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*