tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә йомгак ясалды

Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә йомгак ясалды

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйребез Муса Җәлил тууына 115 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар республикабызда дәвам итә.

Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Республикасы мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән бергәлектә  2020 елда 3нче Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесен  игълан иткән иде. Биш ай дәвамында онлайн һәм офлайн барган иҗади бәйгегә шагыйрьнең туган көнендә йомгак ясалды.

Татар, рус, үзбәк, хәтта вьетнам телендә дә аһәңле булып яңгырый аның шигырләре. Җәлил укуларында 2 нче урын алган Сөенеч Абдуллаева “Әйдәгез, дуслар” шигырен үзбәкчә сөйли, каһарман-шагыйрьнең иҗатын яратып өйрәнәм ди ул.

 Сөенеч Абдуллаева

Муса Җәлилнең әдәби мирасын популярлаштыру, фронтовик язучылар иҗатына кызыксындыру максаты белән оештырылган әдәби бәйгедә быел 40 меңнән артык кеше катнашкан. Чагыштырыр өчен узган ел бу сан бары 7 мең булган. Оештыручылар сүзләренчә, катнашучыларның яшен чикләмәү бәйгегә карата зур кызыксыну уяткан. Чит илләрдән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Вьетнам, Үзбәкстаннан Муса Җәлил шигырьләрен укучылар табылган.

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

114 адым дип исемләнгән Әдәби кичәдә тамашачылар Муса Җәлилнең тормышыннан иң якты истәлекләр белән танышты.

Айзилә Батырханова, Сергей Павлухин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*