tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан абыстайлары районнарда гаилә үзәкләре оештыра башлады
Татарстан абыстайлары районнарда гаилә үзәкләре оештыра башлады

Татарстан абыстайлары районнарда гаилә үзәкләре оештыра башлады

Татарстан Мөслимәләр берлеге республика районнарында гаилә үзәкләре оештыра башлады. Үзәкләр таныштыру-димләү, гаилә кору, яшьләрне гаилә кору, балалар тәрбияләү өчен әзерләү, ир-хатын арасындагы низагларны хәл итү кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк. Моның өчен абыстайларның дини белеме һәм тормыш тәҗрибәсе бар.

Шундый үзәкне иң беренче булып Чирмешән мөслимәләре булдырды. Бүгенге көндә анда гаилә корырга теләүчеләр базасында 300 кеше җыелган, хәзер аларны парлы итү өстендә эшлиләр: районда ялгызларны барлыйлар, исемлекләр төзиләр, анкеталар тутыралар, фотосурәтләр сораталар. Ә Балык Бистәсендә мөслимәләр гаилә үзәген районның Мәдәният йортында оештырганнар.

Наилә ханым Җиһаншина сүзләренчә, гаилә үзәкләре хезмәткәрләре гаиләләрдә тынычлык булдырырга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне корырга өйрәтәләр, психологик ярдәм күрсәтәләр, дин тәрбиясе бирәләр, дини күзлектән чыгып, гаиләне тотарга өйрәтәләр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*