tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлеге Халыкара туган тел көненә багышлап #тугантелкөне флешмобын башлый
Язучылар берлеге Халыкара туган тел көненә багышлап #тугантелкөне флешмобын башлый

Язучылар берлеге Халыкара туган тел көненә багышлап #тугантелкөне флешмобын башлый

Татарстан Язучылар берлеге 19 февраль 14:00 сәгатьтә Тукай клубында Халыкара туган тел көненә багышланган «И Туган тел!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була.

«Халыкара туган тел көне — язучыларыбыз өчен мөһим чара. Әлеге кичәдә төрле телләрдә әлеге милләт вәкилләре туган телләренә багышланган шигырьләрен укыячак. 21 февраль — Халыкара туган тел көнендә Язучылар берлегенең Фейсбук, Вконтакте, Инстаграм битләрендә флешмоб үткәреләчәк», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.

Аның әйтүенчә, «И туган тел» флешмобында Татарстанда яшәүче шагыйрьләрдән тыш, Россия төбәкләрендәге төрле милләт вәкилләре шигырьләрен укыячак. Язмалар көн дәвамында социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. «Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала, #тугантелкөне #татарстанязучылары #деньродногоязыка #писателитатарстана хештеглары белән кушылырга мөмкин», — диде ул.

«Язучылар берлегендә төрле милләт вәкилләре әгъза булып тора. Татарлардан тыш, рус, чуваш, төрек милләтеннән язучылар бар. Каләм әһелләре туган тел, аның сафлыгы, матурлыгы сагында. Кичәдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, танылган язучылар, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары катнашуы көтелә», — дип сөйләде Рәмис Аймәт.

Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*