tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан башкаласында «Казан урамнары тарихы» экскурсияләр циклы старт ала
Татарстан башкаласында «Казан урамнары тарихы» экскурсияләр циклы старт ала

Татарстан башкаласында «Казан урамнары тарихы» экскурсияләр циклы старт ала

«Россия — минем тарихым» мультимедиа паркы «Казан урамнары тарихы» дип аталган экскурсияләр циклын башлап җибәрде.

Катнашучылар фотографияләр һәм тарихи хроника ярдәмендә шәһәрнең һәм аның гореф-гадәтләренең формалашу чорларын белә алачак. Белгечләр конкрет урамнар мисалында кунакларны һәм шәһәр халкын элек сәүдәгәрләр һәм атаклы морзалар яшәгән Казандагы йортлар белән таныштырачак.

Экскурсияләр июнь аенда һәр чәршәмбе көнне узачак. Башлану вакыты — 19:00.

10 июньдә катнашучылар Мәскәү районын, 17 июньдә — Киров районын, ә 24 июньдә Совет районын караячак. Экскурсиягә язылу өчен 8(843) 267-42-04 телефонына шалтыратырга кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*