tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан белән Башкортстанның барлыкка килү процессын сурәтләгән китап дөнья күрде
Татарстан белән Башкортстанның барлыкка килү процессын сурәтләгән китап дөнья күрде

Татарстан белән Башкортстанның барлыкка килү процессын сурәтләгән китап дөнья күрде

Казанда Руслан Мәсәгутовның «1917-1922 елларда Татарстан һәм Башкортстанның барлыкка килүе яктылыгында Көнбатыш Урал буе: өметләр һәм чынбарлык» дип аталган китабы дөнья күрде. Китапта ике республиканың барлыкка килү процессы сурәтләнә.

«Былтыр Уфа губернасы бетерелеп, аның җирләре Башкортстан Республикасына кертелүенә 100 ел тулды. 1922 елның 14 июнендәге кабул ителгән акт ике халык арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә йогынты ясады. Әлеге авырткан темабыз ахыргача өйрәнелмәгән булып чыкты. Документларны өйрәнә башлагач, теманың без уйлаганнан шактый киңрәк булуын ачыкладык», – диде китап авторы, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Руслан Мәсәгутов.

Автор сүзләренчә, китапта ике республиканың чикләрен рәсмиләштерү тарихына зур игътибар бирелгән. Укучы милли республикалар төзелү процессының никадәр катлаулы, территориаль автономияләргә карата совет сәясәтенең никадәр каршылыклы булуын, Урал-Идел буе төбәгендә төрле сәяси көчләрнең хакимият өчен көрәшен күрә ала.

«Китапны төзегәндә без бик күп чыганаклар өйрәндек. Эчтәлектә аларның саллы исемлеге белән таныша аласыз. Арасында моңарчы дөнья күрмәгән чыганаклар да бар. Архив документларыннан тыш, җыентыкка шул еллардагы авыр атмосфераны тоярга мөмкинлек бирә торган докладлар, замандашларның истәлекләре кертелгән. 100 ел элек рәсми кәгазьләрнең төп өлеше иске татар телендә язылган булган. Без аларны рус теленә тәрҗемә итеп, беренче мәртәбә киң аудиториягә чыгарабыз», – диде Руслан Мәсәгутов.

Руслан Мәсәгутов сүзләренчә, Татарстан һәм Башкортстан автономияләрен төзү берничә елга сузыла. Татар зыялылары башта Идел-Урал штатын булдыру турында хыяллана, аннары Татар-башкорт автономиясен төзергә талпынып карый, ләкин совет хакимияте җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмый гына ике автономия ясап куя.

«1922 елның 14 июнендә совет җитәкчелеге, Бөре һәм Бәләбәй өязләре халкының милли составын исәпкә алмыйча, аларны Уфа өязе белән бергә Башкортстан Республикасына куша. Большевиклар сәясәтенең асылын коммунист И. Фирдевс яңгырата. Аныңча, милли хәрәкәткә гаять зур территориягә берләшергә, икътисадый ресурслар алуга юл куймаска, берләшергә мөмкинлек бирми торган вак республикалар булдырырга кирәк була», – диде Руслан Мәсәгутов китапны тәкъдим итү чарасында.

Руслан Мәсәгутовның яңа китабы киң җәмәгатьчелеккә 25 апрельдә «Ногай» кунакханәсендә тәкъдим ителде. Әлеге чара Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ярдәме белән оештырылган. Биредә Татарстан, Чувашия республикалары һәм Ульяновск өлкәсе галимнәре катнашты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*