tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында урнашкан мәктәп эшчәнлеге белән танышты
Татарстан делегациясе Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында урнашкан мәктәп эшчәнлеге белән танышты

Татарстан делегациясе Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында урнашкан мәктәп эшчәнлеге белән танышты

Бүген, 10 февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында урнашкан мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунакларга Советлар Союзы Герое М.Җәлил исемен йөрткән мәктәп буйлап экскурсия оештырылды.

Билгеле булганча, мәктәптә 80гә якын укучы белем ала. Укыту рус һәм татар телендә алып барыла. Моннан тыш, В.Г. Шәйхразыев биредә урнашкан балалар бакчасын да карап чыкты.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Милли шура рәисе Омск өлкәсендә. 2 көнлек эш сәфәре өлкә җитәкчелеге белән очрашуны, “Себер татары утары”ның тантаналы ачылуын һәм милләттәшләр белән очрашуны үз эченә алган.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*