tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә 10 концерт бирәчәк
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә 10 концерт бирәчәк

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә 10 концерт бирәчәк

13-23 март көннәрендә Халыклар Дуслыгы дәүләт ордены Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә 10 концерт бирәчәк. Чаралар «Без – Россия» федераль программасы кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә уздырыла. Программа «Росконцерт» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ТР Дәүләт ансамбле Оренбург өлкәсенең 10 шәһәрендә һәм авылында «Без бергә» концерт программасын тәкъдим итәчәк. Татарстан коллективы гастрольләр турын 13 мартта Александровка авылындагы концерт белән ача. Алга таба ТР Дәүләт ансамбле көн саен (18 марттан тыш) Оренбург, Татар Каргалысы, Сарыкташ, Орск, Сорочинск, Бозаулык шәһәрләрендә, Плешаново, Әсәкәй авылларында концертлар бирәчәк. Турне Абдулла шәһәрендә 23 мартта чыгыш ясау белән тәмамланачак.

«Күп еллар дәвамында безнең коллектив Оренбург өлкәсендә үз концертларын куймады. Без бу бушлыкны тутырырга, Оренбург өлкәсе шәһәрләре һәм авыллары буйлап зур гастрольләр белән чыгарга булдык», – дип ассызыклады ТР Дәүләт ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков.

Коллектив җитәкчесе сүзләренчә, «Без бергә» концерт программасы исеме очраклы гына сайланмаган. 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде, ә республика – татар, рус, чуаш, удмурт, мордва, марилар һәм 130 артык милләт вәкилләре өчен уртак йорт.

«Әлбәттә, безнең программада, нигездә, татар җырларыннан һәм биюләреннән формалашкан. Без татар милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә аерым басым ясыйбыз, – дип билгеләп үтте Юрий Жуков. – Әмма безнең программа теләсә кемнең күңеленә ятышлы. Без халык иҗатын аңлаешлы һәс гади итеп тәкъдим итәбез».

«Без бергә» программасына «Зөбәрҗәт» лирик татар җыры, «Весялуха» белорус биюе һәм «Субботея» дәртле рус биюенең күршелеге уникаль төсмер бирә. Ә «Тыпырдау» һәм «Себерчә» хореографик номерлары тамашачыларны Себер татарлары фольклоры белән таныштырачак. Моннан тыш, программага шулай ук мордва фольклоры, хәтта Мексика һәм Куба халык җырлары кергән. Программаны Россия халыклары бердәмлегенә һәм аларның уникаль фольклорына нигезләнгән «Дуслык» вокаль-хореографик композициясе тәмамлый. Тәнәфесне исәпкә алып, концерт 2 сәгать 30 минут дәвам итә.

Оренбург өлкәсендә концертлар графигы:

13 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Александровка авылы, Оренбург өлкәсенең Александровка районы «Мәдәни-ял үзәге» муниципаль автоном учреждениесе, Рощепкин ур., 11;

14 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Оренбург шәһәре, «Газовик» мәдәният һәм спорт сарае, Чкалов ур., 1;

15 март, 20:00 – Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысы авылы, «Татар Каргалысы авылы мәдәният йорты» мәдәният һәм китапханә хезмәте күрсәтү үзәге», Комсомольск ур., 9;

16 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Сарыкташ бистәсе, «Сарыкташ районы үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе («Сарыкташ бистәсенең район ял үзәге»), Завод тыкрыгы, 4;

17 март, 18:00 – Оренбург өлкәсе, Орск шәһәре, «Нефтехимиклар мәдәният сарае» МАУК, Ленин проспекты, 41;

19 март, 18:00 – Оренбург өлкәсе, Сорочинск шәһәре, «Оренбург өлкәсенең Сорочинск шәһәр округының клуб системасы» МБУК («Үзәк мәдәният йорты»), Чапаев ур., 21;

20 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Бозаулык шәһәре, «Машина төзүче» мәдәният йорты, Ленин ур., 60;

21 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Плешаново авылы, Оренбург өлкәсенең Кызыл Гвардия районы «Үзәкләштерелгән китапханә-клуб системасы» («Район мәдәният йорты»), Тынычлык урамы, 7;

22 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Әсәкәй авылы, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы «Үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУК («Район мәдәният йорты»)», Яр буе урамы, 13а;

23 март, 19:00 – Оренбург өлкәсе, Абдулла шәһәре, «Юбилейный» район мәдәният йорты» МБУ, Ленин ур., 14а.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*