tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга Себер татарлары туен күрсәтәчәк
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга Себер татарлары туен күрсәтәчәк

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга Себер татарлары туен күрсәтәчәк

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачысына Себер татарларының туй үзенчәлекләрен чагылдырган программа тәкъдим итәчәк.

«15 ноябрьдә Камал театрында концерт куябыз. Халык соравы буенча, туй программасын күрсәтәчәкбез. Ул Казан һәм Себер татарларының үзенчәлекләрен кертеп төзелде. Тамашачы борынгы җырларны ишетә алачак. Ул җырларны хормейстерыбыз Нияз Гәрәев узган ел мәрхүм Венера Гәрәева белән туплаган иде», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Аның әйтүенчә, программаны фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрованы белән бергә төзегәннәр. «Фәнзилә Хәкимовна Себер татарлары туеның гадәти булмавын әйтте. Костюм, җыр, хореография. Ул безгә Себер татарларының „Казаннарда атлар асрыйлар“ дигән җырын да табып бирде. Программада кыз елату йоласы, „Кечкенә Турцай“, „Казан көе“ кебек җырлар тәкъдим ителәчәк», — диде ул.

Ансамбльнең баш хормейстеры Нияз Гәрәев фикеренчә, туй программасы татар сәнгатен җыр-бию ягыннан тагын да баета. «Туй халыкка кызык, аны яңадан карыйсы килеп тора», — диде ул.

Айрат Хәмитов программаны яшьләргә дә кызык булырлык итеп эшләмәкче була. «Без тәкъдим иткән халык иҗаты „неформат“ булып санала, яшьләргә ул кызык түгел. Яшьләрне кызыксындырыр өчен, „мин — татар“ дигән генетик кодны уятырга кирәк. Киләсе елда ансамбльнең 85 еллык юбилее. Күрсәтер мирасыбыз бар. Яшьләр өчен программаны яңа идеяләр белән эшлисе килә», — ди ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*