tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Өремчегә бара
Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Өремчегә бара

Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Өремчегә бара

Россиянең атказанган,  Татарстанның халык  артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Кытай Халык Республикасы Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча,  Кытайның Цинзян Уйгур автономияле өлкәсенең дүрт миллион халкының дүрт меңен татарлар тәшкил иткән Өремче шәһәрендә узачак IV Халыкара бию  фестивалендә катнашачак.

Кыргыз, казах, үзбәк, төрек бию коллективлары  ике елга бер уздырылучы әлеге фестивальдә һәрдаим катнашып килсә, татар артистларының әлегә беренче тапкыр барулары.

Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең беренче, фестивальдән тыш чыгышы, 21 июльдә нефтьчеләр шәһәре Карамайда  уза. 200 елдан артык тарихлы  Урумчида чыгышлар 22–25 июльгә, уйгурлар күпләп яшәгән борынгы Аксу шәһәрендә 26 июльгә тәгаенләнгән.

Иҗади сәяхәт  программасына «Идегәй» татар халык эпосларына нигезләнгән «Идел-йорт», «Кетеки», «Ярмәк», «Фантазия» инструменталь-хореографик, «Алпамша» вокаль-инструменталь, «Каз канаты», «Җырла», «Җымытым» вокаль-хореографик композицияләре, «Шестяк», «Буталдым», «Зәңгәр томан», «Тыпырдык», «Керәшен чабатасы», «Казан сөлгесе» биюләре, «Ямщикәй», «Ахун көе», «Нижгар такмаклары» вокал номерлары кергән. Кытайда яшәүче тамашачы татарлар борынгыдан уйнаган сирәк уен кораллары авазын да ишетәчәк, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*