tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан хаҗилары Мәккәдә: алар гомрә кылды һәм хаҗга теоретик яктан әзерләнә башлады
Татарстан хаҗилары Мәккәдә: алар гомрә кылды һәм хаҗга теоретик яктан әзерләнә башлады

Татарстан хаҗилары Мәккәдә: алар гомрә кылды һәм хаҗга теоретик яктан әзерләнә башлады

810 татарстанлы Мәккәдә кече хаҗ – гомрә гамәлләрен төгәлләп, хаҗ кылу өчен теоретик әзерлекне башлады. Әлеге төр гыйбадәтне үтәү тәртипләре турында лекцияләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, казый Марат хәзрәт Мәрданшин, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев, Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Әбүяхъя һәм башка имамнар, шулай ук хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар лекцияләр укый. Хәзрәтләр һәм медицина хезмәткәрләре Татарстан хаҗилары белән бер кунакханәдә яши.

Дәресләрдә хәнәфи фикъһе, хәдис гыйлеме, сира һәм башка фәннәр буенча сораулар карала.

Моннан тыш, буш вакытларда хаҗилар экскурсияләргә, тарихи урыннарга, музейларга йөри, әл-Хәрәм мәчетендә фарыз намазларны укырга тырыша.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*