tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан һәм Карачай-Черкес Республикасы үзара хезмәттәшлекне үстерә
Татарстан һәм Карачай-Черкес Республикасы үзара хезмәттәшлекне үстерә

Татарстан һәм Карачай-Черкес Республикасы үзара хезмәттәшлекне үстерә

12 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Карачай-балкар халкы ассамблеясе рәисе Алий Пиляров белән очрашты.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов һәм Конгрессның милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов та катнашты.

Очрашуның төп максаты булып ике республика арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләсен хәл итү торды. Алий Пиляров Данис Шакировны Ассамблея эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды һәм Татарстан белән Карачай-Черкес Республикасы арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга кагылышлы кайбер тәкъдимнәрен әйтте.

“Татарстанның төрле өлкәләрдә зур масштаблы чаралар уздыруда тәҗрибәсе шактый. Без сезнең тәҗрибәне үзләштерергә телибез. Моннан тыш, без тугандаш халыкларны берләштерү ягында”, – диде Алий Пиляров.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*