tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музей бүләкләүчеләрне хөрмәтли
Милли музей бүләкләүчеләрне хөрмәтли

Милли музей бүләкләүчеләрне хөрмәтли

14 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда (Кремль ур., 2) музей коллекцияләрен формалаштыруга зур өлеш керткән кешеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү булачак.

125 ел инде музей Туган якның, республиканың, илебезнең вакыйгалары һәм язмышлары белән бәйле булган бөтен әйберләрне җыя һәм саклый. Музей кайвакыт бик шәхси дә булган әйберләрне киләчәк буыннарга сөйләү, тапшыру өчен җыя, һәм бу эштә – җыючыларның, коллекционерларның, бүләк итүчеләрнең өлеше бик зур. Музейга бүләк – һәр татарстанлының мәдәни хәтерне саклауга керткән шәхси өлеше.

ТАССРның 100 еллыгына Татарстан Республикасы Милли музеенда оештырылган «Татарстан тарихы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» дигән яңа экспозиция музейның тарихи коллекцияләрен дә, соңгы елларда музей тарафыннан оешмалардан һәм шәхси затлардан алынган бүләкләрне дә үз эченә ала.

Нәкъ менә алар хәзерге заманга багышланган залларда төп экспонатлар булып торалар. Музейның республиканың алдынгы предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, төбәкнең иң эре музее экспозициясендә беренче тапкыр Татарстан брендлары тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Милли музее 2020 елда үзенең 125 еллыгын билгеләп үтә, барлык оешмаларга һәм шәхси затларга коллекцияләр булдыруда катнашканнары өчен рәхмәтен белдерә, дип хәбәр итте музейның матбугат хезмәте.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*