tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант” берләштерә
“Татарча диктант” берләштерә

“Татарча диктант” берләштерә

Белгәнебезчә, 26 сентябрь көнне Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе узды. Ул бишенче тапкыр инде оештырылды һәм нижгарлылар, һәрвакыттагыча, акциядә актив катнашты. Өлкә буенча акцияне оештыручылар булып өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, “Туган як” газетасы, Нижгар татарлары конгрессы, автономия каршындагы яшьләр бүлеге, Сергачтагы татар милли үзәге чыктылар.

Бүгенгә безнең төбәктәге 34 татар авылының тугызында мәктәп бар һәм барысында да диярлек диктантны татар теле укытучылары яздырды. Ә Сафаҗайда, мәктәптән тыш, бу акциядә җирле китапханәдә һәм балалар бакчасында да байтак кына кеше катнашты. Өйдә утырып язарга теләүчеләр өчен, ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета каналлары һәм Сергачтагы “Татар радиосы” аша диктант язу мөмкинлеге тудырылган иде.

Барлык оештыручыларга, әйтеп яздырган татар теле укытучыларына, акциядә катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлектә торып, бер-беребезне аңлап эшләрбез дип ышанып калабыз.

Әлбәттә, өч дистә ел дәвамында телебез сагында торучы “Туган як” редакциясе коллективы да бу акциядән читтә калмады, үткән елларда кая да булса халык җыештырып диктант язуны оештырсак, быел, билгеле сәбәпләр буенча, үзебез генә редакциядә утырып яздык.

Наилә ЖИҺАНШИНА,

районара “Ак калфак” оешмасы кураторы.   

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*