Нәшрият Гөлназ Газизова, Ләйлә Фаяз, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһим һәм Алмаз Мансуровның шигырьләреннән торган җыентыклар чыгарган. Бу турыда Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәех «Инстаграм»дагы сәхифәсендә язган.
— Берьюлы биш популяр һәм яшь авторның шигырь китаплары дөнья күрде. Аларны бер сулышта, рәхәтләнеп укып чыгарга мөмкин, — дигән ул.