tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәдрәсәләре һәм хафизлар әзерләү үзәкләре арасында республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды
Татарстан мәдрәсәләре һәм хафизлар әзерләү үзәкләре арасында республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды

Татарстан мәдрәсәләре һәм хафизлар әзерләү үзәкләре арасында республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 27нче көнендә (2нче декабрьдә), Татарстан мәдрәсәләре һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәкләре арасында Коръән бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында узды. Бәйгене Россия ислам институты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында оештырды.

II Республикакүләм Коръән уку бәйгесендә 8 мәдрәсәдән 5 кешелек берәр команда катнашты. Мәдрәсә командалары үзара Коръәннең 30нчы җүзен яттан белү буенча көч сынашты.

Ә менә КИУның Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең Коръән ятлау үзәге шәкертләренә зуррак таләпләр куелды. Булачак Коръән-хафизлардан торган 5 кешелек ике команда Коръәннең 29, 30нчы җүзен яттан укып ярышты.

Һәр конкурсант биремне бер генә тапкыр башкара алды. Биремне үтәүче конкурсант Коръәннән, ким дигәндә, 5 юл укып күрсәтте. Һәр командага 5 бирем бирелде. Ахырдан команданың гомуми баллары исәпләнде һәм җиңүчеләр билгеләнде.

Татарстан мәдрәсәләре арасында беренче урынны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең шәригать бүлеге шәкертләре командасы яулады. Команданы Сәмир Ярмөхәммәтов, Салават Алиев, Хәбибулла Курмаев, Фирдәвес Бикмаев, Шәриф Кәбиров тәшкил итте. Әлеге егетләрдән торган команда 30-нчы җүзне яттан белү буенча иң көчле команда дип танылды.

Татарстанның Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре арасында 29нчы, 30-нчы җүзне яттан белү буенча “Мөхәммәдия” тәхфизләренә шулай ук тиңнәр табылмады. КИУның Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар үзәге аз гына баллар аермасы белән икенче урын яулады. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе командасы Әхмәт Әүхәдиев, Мөхәммәт Әхмәтшин, Әбубәкер Бабаев, Наимджон Мулоев, Шокир Юлдашевтан торды, алар хәзерге вакытта тәхфиз бүлегендә белем алып, Коръән-хафиз булырга әзерләнәләр.

Коръән укучылар арасында республикакүләм бәйге булачак имамнар һәм хафизлар арасында Коръәнне уку һәм ятлауга кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелде. Жюрига Татарстанның иң яхшы, тирән белемле, күпләгән кыйраәтләрне белүче Коръән белгечләре, хафизлар – Ибраһим хәзрәт Сабиров, Әхмәт Ибраһимов, Әслетдин Саттаров керде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*