tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Мин-татар, чөнки…” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Мин-татар, чөнки…” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Мин-татар, чөнки…” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы 15 нче октябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр “Мин-татар, чөнки…” дип аталган конкурс уздырды. Анда катнашучылар  “Мин-татар, чөнки…” дигән җөмләне дәвам итеп инстаграмга видеоязма куярга тиеш иде.

– Бәйгегә 150 дән артык эш килде, 6 яшьтән алып 84 яшькәчә булган милләттәшләребез катнашты. Татарстан, Башкортстан Мари Эл, Чувашия Республикалары, ХМАО Югра, Пенза, Түбән Новгород, Самара, Оренбург өлкәләре, Сахалин, Мәскәү, Казахстан, Бельгия, Чикагодан бик матур видеоязмалар алдык, – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессының  Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева.

Бүләкләү тантанасына килгән кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сәламләде.

– “Мин-татар, чөнки…” бәйгесен уздыру көннәре Бөтенроссия халык санын алу акциясе вакытына туры килде… Шундый бәйгеләрдә катнашулар, күзгә-күз очрашулар – болар милләтебездә горурлык хисе тудыра торган чаралар. Ә горурлыгы булган халык бернинди авырлыкларга да бирешми. Татарлар үз тарихы, үз мәдәнияте, үз бөек шәхесләре белән горурлана алырлык милләт, – дип билгеләп үтте ул.

Тантаналы чарада, кунаклар белән берлектә, иң яхшы видеоязмалар күрсәтелде, җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*