tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Марат Сәмигуллинны “Бердәмлек” медале белән бүләкләде
Татарстан мөфтие “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Марат Сәмигуллинны “Бердәмлек” медале белән бүләкләде

Татарстан мөфтие “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Марат Сәмигуллинны “Бердәмлек” медале белән бүләкләде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 16-нчы көнендә (29-нчы гыйнварда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчелеге һәм мөгаллимнәре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда төп сүз агымдагы елда ремонт-төзекләндерү эшләрен уңышлы рәвештә башкарып чыгу, Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар оештыру, яшьләрдә туган телгә, сәламәт яшәү рәвешенә, милли гореф-гадәтләргә сакчыл караш тәрбияләү хакында барды. Камил хәзрәт шәкертләрнең кышкы сессия барышында имтиханнарны тапшыру нәтиҗәләре, белем алучыларның укудан тыш җәмәгать эшләрендә, төрле конференцияләрдә, спорт ярышларындагы уңышлары белән кызыксынды.

Киңәшмә барышында иртәгә, 30-нчы гыйнвар көнне 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче гарәп теле һәм ислам фәннәре мөгаллиме Марат (Габдел Мәлик) Гаяз улы Сәмигуллинга Татарстан мөфтиятенең “Бердәмлек” медален тапшыру тантанасы узды. Мөфти хәзрәт әлеге истәлекле бүләкне юбилярга милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек өчен бирде. Медальне кабул итеп алып, Марат Гаяз улы олуг хөрмәт күрсәтелгәне өчен рәхмәтләрен белдерде һәм киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлек алып бару теләген җиткерде. Марат остаз Сәмигуллин — 2000 еллардан алып бүгенгәчә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә уку-укыту эшчәнлегендә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Ул “Мөхәммәдия” ачылган елларда ук укырга кереп, аның тормышында актив катнашып, 1999 елда мәдрәсәне “Ислам фәннәре һәм тәрбия” белгечлеге белән тәмамлаганнан соң, биредә гарәп телен һәм ислам фәннәрен укыта башлый һәм бүгенге көнгә кадәр уңышлы хезмәт кыла. Ул 2005 елда Татар-Америка төбәк институтында “Чит телләр һәм мәдәниятләр теориясе һәм укыту методикасы” белгечлеген алып чыга. Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясендә III курста белем ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*