tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие: “Президентның ниятләре тормышка ашсын, дип догада булырга кирәк”
Татарстан мөфтие: “Президентның ниятләре тормышка ашсын, дип догада булырга кирәк”

Татарстан мөфтие: “Президентның ниятләре тормышка ашсын, дип догада булырга кирәк”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм Миңнехановның татар халкына мөрәҗәгатендә дингә аерым игътибар бирелүен искәртте.

– Бу мөрәҗәгатьтә дингә игътибар бирелүне уңай кабул иттем. Президентыбыз Татарстанда ислам үсеше өчен күп тырышлыклар куя, бу юлы да ул киләчәкне, башкалар рәтендә, динебезне саклауда күрәбез, дип искәртеп уза. Бу аның диннең татар милләтен саклап калудагы әһәмиятен никадәр җитди дәрәҗәдә аңлавы хакында сөйли.  Танылган ислам галиме Әбү Али әл-Фидәил ибне Ийәд: “Әгәр дә Раббыбыз һичшиксез кабул итә торган бер догам булса, мин аны дәүләт башлыгы өчен кылыр идем”, – дип әйткән. Ни өчен, чөнки ил-дәүләтләр, милләтләр – хакимнәр кулында. Рөстәм Нургалиевич, чын милли җитәкче, халыкны үз артыннан әйдәп баручы, ияртүче буларак, үзе күрсәткән максатларына ирешә алсын иде, халкыбыз һәм динебез хакына аның ихлас ниятләре тормышка ашсын, дип догада булырга кирәк, дип уйлыйм. Озын гомерле, сәламәт, көчле, динебезгә, милләтебезгә, Ватаныбызга хәерле хезмәтләр күрсәтсен иде!

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*