tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөслимәләре «Россия тарихында Идел буе Болгары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
Татарстан мөслимәләре «Россия тарихында Идел буе Болгары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Татарстан мөслимәләре «Россия тарихында Идел буе Болгары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Татарстан мөслимәләре – Россия ислам институты вәкилләре Рәйхана Ханнанова һәм Динара Садыйкова – «Россия тарихында Идел буе Болгары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады. Конкурсның финал этабы 21-23 сентябрьдә Пятигорск дәүләт университеты базасында узды.

Бәйге 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм уздыру буенча төп чаралар планын үтәү кысаларында Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәме белән үткәрелде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Бәйгедә катнашучылар башлангыч этапта конкурс тематикасы буенча иҗади мини-проектлар (презентацияләр, видеороликлар, эссе) тәкъдим итте. Аннан соң сайлап алынган проект авторлары Пятигорск дәүләт университетына мини-проектларны тәкъдим итү һәм конкурсның финалында катнашу өчен чакырылды. Финал өлеше автоматлаштырылган тест рәвешендә узды. Шулай ук бәйгегә багышланган чаралар кысаларында «Исламда патриотизм концепциясе» дигән түгәрәк өстәл дә оештырылды.

Конкурста Россиянең дәүләт һәм дини мәгариф оешмаларыннан 51 кеше катнашты.

Бәйге җиңүчеләре башлангыч этап һәм тематик тест нәтиҗәләреннән чыгып игълан ителде:

1 урын: Ханнанова Рәйхана (Россия ислам институты (Казан шәһәре));

2 урын: Әбәйханов Рамазан (Карачай-Черкес Республикасы мәдрәсә-интернаты) һәм Суендуков Ислам (Пятигорск дәүләт университеты);

3 урын: Садыйкова Динара (Россия ислам институты (Казан шәһәре) һәм Кучугура Никита (Пятигорск дәүләт университеты).

Карачай-Черкес Республикасы мәдрәсә-интернатыннан Хубиев Мөдәлиф тамашачылар призына лаек булды. Җиңүчеләр һәм призерлар – кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар, бәйгедә катнашчыларның барысы да электрон сертификатлар белән бүләкләнде.

Конкурсны оештыруда һәм методик ярдәм күрсәтүдә Пятигорск дәүләт университетының экстремизмны һәм терроризмны кисәтү, патриотизм һәм гражданлык үзенчәлеген формалаштыру үзәге; көнчыгыш телләр һәм мәдәниятләр; тарихи һәм социаль-фәлсәфи фәннәр; көнчыгышны өйрәнү һәм теология кафедралары катнашты, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*