tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты һәм мөфти төзекләндерелгән Әҗем мәчетендә булдылар
Татарстан Президенты һәм мөфти төзекләндерелгән Әҗем мәчетендә булдылар

Татарстан Президенты һәм мөфти төзекләндерелгән Әҗем мәчетендә булдылар

Зөлкагъдә аеның 24-нче көнендә (15-нче июльдә), Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге кайбер әһәмиятле объектларны төзекләндерү һәм реставрацияләү барышы белән танышты. Алар арасында Әҗем мәчете дә булды. Мәчетне Рөстәм Нургалиевич Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә карады. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнехановка төзекләндерелгән Әҗем мәчетен тәкъдим иттеләр, биредә эшләр биш ел дәвамында алып барылды.

Әҗем мәчете 1887-1890 елларда милли-романтик юнәлештәге эклектика формаларында төзелгән. Мәчет ике заллы, бер катлы, манарасының биеклеге – 51 метр. Төзелешендә декоратив бизәлештә мөселман көнчыгыш архитектурасы мотивлары кулланылган. Мәчет территориясендә 2 катлы мәдрәсә һәм агачтан төзелгән мулла йорты урнашкан. Мәчеткә берьюлы 600-гә якын кеше кереп намаз укый ала. Ләкин бүгенге пандемия шартларында җәмәгать намазлары социаль аралыкны саклап бер генә залда оештырыла. Төзекләндерү эшләренә карамастан, мәчеттә азан тавышы бер генә көнгә дә өзелмәде, намазлар укылып торды.

Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм төзекләндерү эшләрен башкаручыларга рәхмәт белдерде. Ул зур гыйбадәт залын карады, интерьерны һәм эчке бүлмәләрнең декорына бәя бирде.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*