tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары Минзәләдә очрашулар уздырды
Мәскәү татарлары Минзәләдә очрашулар уздырды

Мәскәү татарлары Минзәләдә очрашулар уздырды

Бу атнада Минзәлә үзәкләштерелгән авылара китапханәсендә Мәскәүдән килгән кунак булып китте. 20 елдан артык эшләп килүче “Мәскәү татарлары штабы” җитәкчесе Рөстәм Фәез улы Җамалиев район китапханәсенең тарихы, китапханәдә татар китапларының укылышы, аларны укучылар саны белән кызыксынды, үз чиратында китапханәгә 25 000 сумлык татар телендәге китаплар бүләк итте, китапханә фондын тулыландыруга зур ярдәм күрсәтте.

Рөстәм Фәезович – тумышы белән Минзәлә районы Аю авылыннан. Әтисе – Фәез Нурмөхәммәт улы озак еллар районда колхоз рәисе булып эшли, республиканың дүрт районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасын җитәкли. Фәез ага үзенең хезмәт юлын беренче президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев белән бергә башлый. Искиткеч оста гармунчы, шахматчы, кызык сүзле кеше була ул. Җитәкче буларак, зур оештыру сәләтенә ия була. Менә шул сыйфатлары аның улына да күчкән.

Рөстәм Фәезович Казан химия-технология институтын тәмамлый, хезмәт юлын Түбән Камада “Нижнекамскнефтехим” оешмасында комсомол секретаренең беренче ярдәмчесе буларак башлый. Озак та үтми, оешма управлениесенең начальник урынбасары итеп күчерелә, төп хезмәте белән бергә автив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.

1999 елда Рөстәм Фәезович гаиләсе белән Мәскәүгә күченә. Дуслары белән бергә үз эшен башлап җибәрә. Менә шунда ул Татарстанның элеккеге җитәкчесе Фикрат Табеев нигез салган “Эшлекле кешеләр клубы – ДЛ – 16” белән таныша, әлеге оешманың актив членына әйләнә, 1998 нче елда әлеге оешманың яшьләр бүлеген оештыра, менә дистә елдан артык инде үзе әлеге оешманы җитәкли. Әлеге оешма эшчәнлегенең төп максаты- Мәскәүдә укучы, эшләүче яки яшәүче татарларны берләштерү, татар милләтен һәм татар телен саклау. Рөстәм Фәезович җитәкләгән “Татар штабы” ның тагын бер максаты — халкыбызның матур традицияләрен, телен яшьләргә тапшыру, алар аша киләчәк буыннарга җиткерү һәм саклап калу.

Оешма үз эчендә эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара: татар эшлекле яшьләрен берләштергән “Масштаб” клубы, татар табибларын туплаган “Гиппократ” клубы, Татар аксакаллары киңәшмәсе, Татар хәрби офицерларлары клубы. Әлеге штаб татар артистлары, театр сәнгатькәрләре, эшлекле кешеләр, танылган бизнесменнар белән тыгыз элемтәдә тора. Танылган шәхесләр белән һәрдаим эшлекле очрашулар, юбилей һәм искә алу кичәләре оештыра, китапханә, мәчет, мәктәпләргә һәм татар сәнгате, мәдәнияте, тарихы белән бәйле бик күп оешмаларга һәрдаим ярдәм күрсәтә.

tatar-shtab.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*