tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Казанда яңартылган китапханәдә булды һәм электрон уку билетын рәсмиләштерде
Татарстан Президенты Казанда яңартылган китапханәдә булды һәм электрон уку билетын рәсмиләштерде

Татарстан Президенты Казанда яңартылган китапханәдә булды һәм электрон уку билетын рәсмиләштерде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы яңартылган 26 нчы китапханә-филиалында булды (Клара Цеткин, 11). Китапханә 2019 елда заманча архитектура-планлаштыру хәл ителешләрен һәм инновацион технологияләрне кулланып яңартылган.

Бүген бу – Казанда китап саклау һәм заманча җәмәгать киңлеге вазыйфаларын берләштерүче бердәнбер китапханә. Монда төрле чаралар уздырыла: әдәби стендаплар, лекцияләр һәм дәресләр.

Рөстәм Миңнеханов китапханә бинасын карап чыкты. Компьютерлар кабинетында, балалар бүлмәсендә һәм уку залында булды, шулай ук китапханәгә килүчеләр өчен билгеләнгән технологияләр һәм электрон сервислар белән танышты. Китап фондының гомуми күләме – 75,4 мең нөсхә.

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, китапханәдә электрон уку билетын теркәтергә мөмкин. Ул республиканың бөтен территориясендә гамәлдә һәм аның буенча Татарстанның теләсә кайсы китапханәсе аша хезмәт күрсәтелергә мөмкин. Аны рәсмиләштерү өчен паспорт кына кирәк (14 яшькә кадәрге балалар өчен – ата-аналары паспорты).

Татарстан Президенты бу яңалыкны хуплады һәм электрон уку билетын рәсмиләштерде. Бу карта ярдәмендә Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңә хезмәт күрсәтү станциясе аша «Тукай буенча татар кодексы» китабын алды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов китапханә фондына «Борынгы заманнардан татарлар тарихы» җиде томлыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабын бүләк итте.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*