tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты нәзарәтнең Аксакаллар шурасы уздырган тантаналы корбан ашында катнашты
Татарстан Президенты нәзарәтнең Аксакаллар шурасы уздырган тантаналы корбан ашында катнашты

Татарстан Президенты нәзарәтнең Аксакаллар шурасы уздырган тантаналы корбан ашында катнашты

Зөлхиҗҗә аеның 12-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы башкаланың “Әл-Мәрҗани” мәчетендә тантаналы корбан ашы уздырды. Мәҗлеснең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков булды. Искәртәбез: Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков бу көннәрдә Татарстанга эшлекле сәфәр кыла. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

«Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин кунаклар өчен экскурсия уздырды. Аерым алганда, ул мәчетнең төзелеш тарихы, шулай ук татарның күренекле мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләде.
Мәчетне карап чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов, Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков Корбан гаете уңаеннан ТР МДНнең Аксакаллар шурасы тарафыннан оештырылган мәҗлестә катнашты.

Аксакалларның тагын бер мәртәбәле кунагы булып Татарстанның вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды. Аның катнашында Нәзарәтнең аксакаллар шурасы утырышы узды. Җыелышта шура рәисе Айрат хәзрәт Әюпов аксакаллар алдында торган бурычлар – аеруча Ислам һәм Хәнәфи мәзһәбе кыйммәтләрен, татар халкының милли үзенчәлекләрен һәм дини гореф-гадәтләрен саклап калу турында сөйләп узды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*