tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Саха (Якутия) Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Татарстан Президенты Саха (Якутия) Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Татарстан Президенты Саха (Якутия) Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Бүген Якутиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Тантаналы чарада Татарстан һәм җирле татар активы вәкилләреннән тыш, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе А.В. Тарасенко да катнашты.

Очрашуның модераторы ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев булды.

Чара барышында Саха (Якутия) Республикасының «Туган як» татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе И. Н.Хәлилов, аның урынбасары Т. Х. Хөснетдинов, Саха (Якутия) Республикасының Олёкминск шәһәрендәге татар җәмгыяте рәисе Р. А. Имаева, Саха (Якутия) Республикасының татар җәмәгатьчелеге ветераны В. М. Тазатинов чыгыш ясадылар.

Очрашуга нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов Якутия җитәкчелегенә республиканың татар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен олы рәхмәтләрен белдерде һәм «Туган як» татар мәдәни үзәгенең татар халкыбызның рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән  өлешләре өчен 7 томлы «Татар тарихы», шулай ук башка кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Соңрак барлык катнашучыларга да Саха Республикасының Милли сәнгать музее буйлап экскурсия уздырдылар.  Әйтергә кирәк, бүген музей диварларында «Татарларда кунакта» дигән күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә проекты Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы җыелмасыннан 319 берәмлекне һәм Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы музееннан 15 зәркән бизәге һәм күн әйберләре тәкъдим итә. Бу милли мәдәниятнең гүзәл энциклопедиясе дисәк тә ялгыш булмас, чөнки биредә фән һәм дин, мәгариф һәм сәнгать, күпгасырлык гореф-гадәтләр һәм йолалар белән танышып була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*