tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты татар авыллары эшкуарларының IX Бөтенроссия җыенында катнашты
Татарстан Президенты татар авыллары эшкуарларының IX Бөтенроссия җыенында катнашты

Татарстан Президенты татар авыллары эшкуарларының IX Бөтенроссия җыенында катнашты

2 апрель көнне Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында татар авыллары эшкуарларының IX Бөтенроссия җыенының пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов татар азык-төлек продукциясе һәм халык сәнгать һөнәрләре товарлары җитештерүчеләренең күргәзмәсе белән танышты.

Утырыш барышында Башкортстан, Мордовия, Якутия, Пермь крае, Оренбург өлкәсе һәм илнең башка субъектларыннан татар эшкуарлары чыгыш ясады. Форум кунаклары авылда эшкуарлык эше үзенчәлекләре, урыннарда милли мәдәнияткә һәм телгә ярдәм итүгә багышланган проектларны гамәлгә ашыру, Татарстан коллегалары белән үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр, башка актуаль темаларны күтәрделәр.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга рәхмәт белдерде, мондый төрдәге очрашуларның әһәмитен ассызыклады. “Сез республикабыздагы үзгәрешләр белән таныша һәм авылга ярдәм итү кысаларында башкарыла торган эшне бәяли алдыгыз. Бүген без хезмәттәшлекнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышабыз һәм киләчәккә уртак планнар билгели алабыз”, – диде ул.

Президент билгеләп үткәнчә, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, туган телне саклауга зур әһәмият бирәләр. Бизнес вәкилләре дә бу эштән читтә калмый. «Башка төбәкләрдә һәм илләргә визит вакытында мин татарлар белән очрашырга тырышам. Һәр очрашу миндә горурлык хисен уята. Сез – бөтен татар халкы өчен зур үрнәк. Әлегә шундый кешеләр бар-безнең киләчәгебез бар, милләтебез чәчәк атачак», – дип ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент ассызыклаганча, татар халкының гореф-гадәтләрен нәкъ менә авыл саклый. Шуңа күрә бүгенге көндә Татарстанда авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту, авыл территорияләрен комплекслы үстерү өстенлекле булып кала.

Рөстәм Миңнеханов быел Бөтенроссия халык санын алу узачагын искә төшерде: “Һәркем үзенең кем булуын ачыкларга һәм күрсәтергә тиеш. Әлбәттә, татарларның күпмедер өлеше үз туган телен белми, ләкин аларның аны өйрәнү өчен мөмкинлекләре дә юк иде. Шуңа да карамастан, алар үзләрен татар дип саный. Алар белән диалогны сакларга, ярдәм итәргә, аларны туган телләре белән якынайту өчен ниндидер юллар табарга кирәк».

Президент билгеләп үткәнчә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның бердәмлеген тагын да ныгытырга, уртак проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. «Без бу вакыйгага актив әзерләнәбез. Бу мөһим тарихи дата һәм аны бергәләп лаеклы итеп билгеләп үтәргә кирәк”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*