tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Түбән Камада иң яхшы Коръән укучыны ачыкладылар

ВИДЕО: Түбән Камада иң яхшы Коръән укучыны ачыкладылар

Түбән Камада иң яхшы Коръән укучыны ачыкладылар. Бәйге балалар арасында узды. 63 малай һәм 40тан артык кыз изге китап сүрәтләрен яттан һәм дөрес итеп уку буенча көч сынашты. Аларның чыгышларын бәяләргә Казаннан тәҗрибәле белгечләр килде.

Хәмзә Әгълиуллинга – алты яшь. Изге китапны теле ачылуга ук өйрәнә башлаган. Бүген үзенең белемен Коръән уку бәйгесендә сынап карарга була. Конкурс Түбән Кама үзәк мәчетендә уза. Анда 63 малай сурәләрне яттан һәм дөрес итеп уку буенча көч сынаша.

Бәйге төрле яшь категориясе буенча уза. Иң кечкенә катнашучыга – 3 яшь булса, иң олысына – 15. Кызлар арасында конкурс “Ихлас” үзәгендә оештырыла. Изге китапны аһәңле, дөрес итеп укырга 40тан артык яшь мөслимә теләк белдерә – аларның чыгышларын тәҗрибәле белгечләр бәяли.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылаә. Сүз уңаеннан, катнашучыларның берсе дә буш кул белән китми – һәр балага Коръән китапбы өләшенә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*