tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Актанышта «Киләчәккә адым» дигән фестиваль узды

ВИДЕО: Актанышта «Киләчәккә адым» дигән фестиваль узды

Актанышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар арасында «Киләчәккә адым» дигән фестиваль узды.

Фестиваль кысаларында «21 нче гасыр Кулибиннары»  Бөтенроссия яшь уйлап табучылар олимпиадасының , «Ворлд-скиллс — Россия-юниор» бәйгесенең «Балта эше» һәм «Тегү эше» компетенцияләре буенча район этапларында, һәм  мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң гади автомодельләр республика ярышларында җиңүче укучылар бүләкләнде.

Шулай ук  «Һөнәри дебют», Актаныш технология техникумы студентлары арасында үткән «Үз һөнәренең остасы» бәйгеләрендә иң яхшылар ачыкланды «Киләчәккә адым» балалар фестивалендә балаларның кул эшләре, иҗат проектлары күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә проект авторлары белән иҗади багланышлар булдыру, сатып алулар өчен дә мөмкинлекләр тудырылды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*