tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яшь килен» хатын-кызлар проектында катнашучылар оста кул чарасында катнашты
«Яшь килен» хатын-кызлар проектында катнашучылар оста кул чарасында катнашты

«Яшь килен» хатын-кызлар проектында катнашучылар оста кул чарасында катнашты

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан тормышка ашырыла торган «Яшь килен» проекты кысаларында мөслимәләрнең очрашулары дәвам итә. Шәгъбан аеның 19-нчы көнендә (1-нче апрельдә), «Яшь килен» проекты кысаларында мөслимәләрнең очрашулары дәвам итә. Кичә кызлар Рамазан ае алдыннан өй бизәлешенә багышланган оста кул чарасында катнашты. Үз куллары белән ясалган ярымай кызларның йортларын Рамазан аенда гына түгел, ел буена бизәп торыр.

Кызлар Коръәндә матурлык төшенчәсе турында, Аллаһның күркәм атрибутлары һәм кешенең иң камил зат буларак яралтылганлыгы турында вәгазь дә тыңладылар. Рамазан аенда йортларны бизәү, бәйрәм рухы тудыру белән беррәттән үз дөньяларына – күңел дәрьясына да игътибар кирәклегенә басым ясап, калебне дә изге айга әзерләү турында сөйләштеләр.

Белешмә:

“Яшь килен” мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Оештыручылар әлеге проектта бик күп яңа һәм кызыклы чаралар тәкъдим итә. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар итеп психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла. Шунысы игътибарга лаек: әлеге проектта катнашучыларның яше чикләнмәгән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*