tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты волонтерларны котлады
Татарстан Президенты волонтерларны котлады

Татарстан Президенты волонтерларны котлады

“Волонтерлар көне истәлекле бәйрәм булырга тиеш. Мин шәһәр һәм район җитәкчеләренә аларның территорияләрендә волонтерлар эше тиешенчә барсын дип мөрәҗәгать иттем. Шул ук вакытта халыкка безнең ирекле хәрәкәтләр, аларның акцияләре турында мәгълүмат җиткерүне дәвам итәргә кирәк. Ышанам ки, безнең волонтерлар саны арта гына барачак», – дип өстәде Татарстан Президенты.

Волонтерлар көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика волонтерлар оешмалары активистлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда гомуми саны 62,9 мең булган 1247 ирекле оешма эшли. “Актив тормыш позициясе булган һәм үз иленә, республикасына, үз шәһәренә файдалы булырга теләгән кешеләр көн саен тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үзара ярдәм итүнең яңа формаларын табалар. Болар – волонтер медиклар, Җиңү волонтерлары, эзләү-коткару отрядлары, өлкән яшьтәге волонтерлар һәм башкалар. Минемчә, алар елдан-ел арта барачак”, – дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, катлаулы санитар-эпидемиологик хәл вакытында иреклелек үз үсешенең яңа этабын алды. Волонтерлар эше республиканың мохтаҗ гражданнарына ярдәм күрсәтүне билгели. Ә «#Безбергә» бөтенроссия акциясен уздыру үзара ярдәм культурасын һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә зур этәргеч бирде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, ирекле хәрәкәт республикада һәрвакыт булды. Әмма 2013 елгы Универсиадага әзерлек вакытында бу системаны структуралаштырырга һәм күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин булды. “Сез – безнең өчен һәм бөтен татарстанлылар өчен үрнәк. Үз мәшәкатьләрегез һәм проблемаларыгыз булуга карамастан, сез моңа мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Без, үз чиратыбызда, сезгә киләчәктә дә бөтен яктан ярдәм күрсәтәчәкбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

“Волонтерлар көне истәлекле бәйрәм булырга тиеш. Мин шәһәр һәм район җитәкчеләренә аларның территорияләрендә волонтерлар эше тиешенчә барсын дип мөрәҗәгать иттем. Шул ук вакытта халыкка безнең ирекле хәрәкәтләр, аларның акцияләре турында мәгълүмат җиткерүне дәвам итәргә кирәк. Мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер кешеләр күп бит, әмма алар үз ярдәмен тәкъдим итү өчен кая мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Ышанам ки, безнең волонтерлар саны арта гына барачак», – дип өстәде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Истәлекле медальләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*